Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан ипи пешерүче Лидия Кондратьева: Икмәкне мичкә тыккан саен әйбәт чыксын иде дип борчылып торабыз

2012 елдан бирде ул «Рамазан икмәге«ндә ипи пешерә.

Бүгенге көндә Кукмарада гомер итүче Лидия Кондратьева җир йөзендәге иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — ипи пешерүче булып эшли. 

Чыгышы белән ул Югары Юмья авылыннан. Оштырма-Юмьяда урта мәктәпне тәмамлаган яшь кыз, Кукмарага килеп, хезмәт юлын киез итек-киез комбинатында башлап җибәргән. Аннары язмыш җилләре аны Саба районының Лесхоз авылына илткән, анда Боз сараенда эшләгән. Ә 2012 елдан ул "Рамазан икмәге«ндә ипи пешерә. 

— Биредә хезмәт юлымны хуҗаларның өйләре янында урнашкан цехта башладым. Ул вакытта ук хезмәт хакы әйбәт иде. Кукмарадан ипотекага фатир алып, аны түләп бетердем. Бүгенге көндә улымның гаиләсе белән бергә гомер итәбез, оныгым бар. Элек кул хезмәте күп иде, оннарны күтәреп саласы, үлчисе... Көндез — ике, кич белән өч кеше хезмәт куйдык. Ә 2015 елда бирегә күчендек. Хәзер дә эш сменалы оешкан: көндез ике кеше өлгерәбез, ә төнгә биш кеше чыга. Иртәнге смена сәгать алтыда башланып, кичке сәгать алтыга кадәр дәвам итә. Ике көн эшләп, ике көн ял итәбез, бик уңайлы. Төнге сменага да ияләндек, анда эш күп булгач, вакыт бик тиз уза. Һәр смена эш урынын тәртипләп, чистартып калдыра, ә якшәмбе саен генераль җыештыру ясыйбыз, — дип сөйләде Лидия Геннадьевна. 

Биредә алар алты төрле ипи пешерә. Көндез пешергән 1 мең тирәсе ипи Кукмара шәһәрендә генә таратыла. Төнге смена җитештергән 9 мең ипи күрше-тирә авыл, шәһәрләргә озатыла. 

— Мин линия буенча килгән формаларны майлыйм, камырны салам һәм мичкә тыгып торам. Әзер камыр бүлгеч аша чыкса да, аны үлчәргә, граммын туры китерергә кирәк. Элек өлгерә алмаган чаклар да бар иде, хәзер кул ияләнде, хәтта камырны кул белән тоемлап үлчәргә өйрәндек. Ипине мичкә тыккан саен әйбәт чыксын иде дип борчылып торабыз. Хезмәттәшләрем Рәмзия Хәбибуллина, Марина Иванова, Эльмира Артемьевалар белән иске цех вакытыннан бирле бергә килешеп, дус-тату эшлибез. Җитәкчеләребез дә бик әйбәт, хезмәт хаклары да яхшы. Шифаханәдә ял итеп кайттым. Рамазан Касыймхан улы үзе алып барды, килеп алды. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын, — диде ипи пешерүче. 

Рамазан Юнысов, «Рамазан икмәге» ипи пешерү заводы директоры:

— Хезмәт кешесенең кадерен белә торган заманда яшибез. Аллага шөкер, бүгенге көндә цехта эш шартлары күпкә җиңеләйде, автоматлашты. Мәсәлән, батон линиясендә өч кеше бер тәүлеккә 50 меңгә кадәр батон чыгара ала. Әмма шуңа да карамастан ипи пешерүчеләрнең эшләре — бик җаваплы, зур игътибар сорый торган авыр хезмәт. Без моны аңлыйбыз һәм югары бәялибез. Шуңа күрә аларга кулдан килгәнчә уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Киенү-чишенү, ял итү бүлмәләре бар. Хезмәткәрләрне шифаханәләргә җибәрәбез. Үткән ел эшчеләребезнең унике баласы «Нараткай» лагеренда бушка ял итте. Хәтта алга таба йорт салып бирү буенча да планнарыбыз бар. Еллар белән сыналган хезмәткәрләребезнең кадерен беләбез, югалтмаска тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев