Кукмарада рейд вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаганнар
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 6 очрагы ачыкланган.
11 июльдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә Кукмара шәһәренең Магистральная урамында «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 6 очрагы ачыкланган. Алар арасында укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт белән идарә итү - 2,
куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, светофорның тыюлы сигналына чыгу, диагностик картадан башка транспорт белән идарә итү берешәр.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев