Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара гимназиясенә «Реплика» әдәби-музыкаль театры килде

Спектакль патриотик рухтагы шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды.

Бүген Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара гимназиясендә Казаннан килгән «Реплика» әдәби-музыкаль театры кунакта булды. Театр башкалада 6 ел дәвамында эшләп килсә дә, Кукмарада беренче тапкыр чыгыш ясады. Театр бүгенге көндә Казанда Василий Аксенов музеенда урнашкан. Анда барлыгы 12 кеше хезмәт куя.

Спектакль Россия язучылар союзында торган, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм бүгенге көндә дә шунда булган шагыйрьләрнең патриотик рухтагы җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Ә башкаручыларга килгәндә, театрда төрле профессия вәкилләре. Алар арасында дәүләт киңәшчесе, отставкадагы хәрбиләр, укытучылар, хезмәт ветераннары, инженерлар бар. 

-Без үз эшебезне бик яратып, чын күңелебездән башкарабыз, — ди театрның җитәкчесе Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Нежданов. - Алты ел эшләү дәверендә халык игътибарына 6 спектакль тәкъдим иттек. Бүген сәхнәләштергән спектаклебез махсус хәрби операциягә, Донбасска, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче хәрбиләребезгә багышлана.

Спектакль тәмамланганнан соң, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетытының өлкән укытучысы Хохлов Николай Иванович гимназиянең югары сыйныф укучылары өчен профориентацион әңгәмә үткәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев