Бакчачы Илназ Зарипов: Виноград үзенең эстетик матурлыгы белән җәлеп итте
Бүгенге көндә аның бакчасында 20 төрдән артык йөзем куагы үсеп килә.
Җылы як җимеше йөземне (виноград) елга бер генә тапкыр авыз итеп карый торган заманнар артта калды инде.
Бу татлы җимешне хәзер ел әйләнәсе кибеттән сатып алырга була. Ә менә булган кешеләр аны йорт янындагы бакчаларында да үстерәләр. Киндеркүл авылында яшәүче Илназ Зарипов 10 еллап инде җылы як “кунагы”н үз иткән, нинди генә төрләре юк аның бакчасында.
2014 елның язында Илназ тормыш иптәше Алинә белән беренче тапкыр әлеге җимешне Казаннан ярминкәдән алып кайталар. Ләкин ул никтер үсеп китә алмый. Икенче елны Нократ Аланы шәһәреннән нәкъ менә безнең якларда үсә торганын алып утырталар.

– Менә шуннан башланды да инде, – ди Илназ Зарипов. – Ни сәбәпледер, бу җимешнең башка төрләрен дә утыртып карыйсым килде. Кайсы гына шәһәргә юл тотсам да, я булмаса питомникларга махсус барып, яңа төрләрен алып утырта башладым.
Минем безнең якта “Изабелла” сортының гына үскәнен күргәнем бар. Хуш исе аңкып торса да, бу йөземне 3-4 данәдән артык ашыйсы килми. Шуңа да аны үстерү өчен күп көч сарыф иткәнебез юк. Ә менә Илназның бакчасына кергәч хәйран калдым. Рәт-рәт тезелеп киткән куакларда яшел, кара, кызгылт тәлгәшләр әкияттәге сыман, асылынып төшкәннәр. Бүгенге көндә бакчада 20 төрдән артык йөзем куагы үсеп килә. Алар арасында ел саен мул уңыш бирә торганнары да, беренче тапкыр җимеш күрсәткәннәре дә бар.
– Йөземнең уңышы җәйнең ничек килүенә бәйле, чөнки бездә бу ел фасылы кыска, – дип сүзен дәвам итә бакчачы. – Шуңа күрә сайлаганда иртә өлгерә торганнарына өстенлек бирергә кирәк. Гадәттә, бу – 90–110 көн. Аннан күбрәк булган очракта, җимешләр булса да, алар балланмый, җитешми.
Быел уңыш узган ел белән чагыштырганда бераз азрак, ди әңгәмәдәшем. Белүебезчә, кар иртә эресә дә, җәй килергә ашыкмады бит.

– Җир җылынмады быел. Җәй уртасында да төннәр суык торды. Кайбер бакчачылар, кар эрүгә, тизрәк үсентеләрне ачарга ашыгалар. Шулай эшләп ялгышалар да. Соңгы елларда апрель ае җылы килеп, майда көннәр салкынча тора. Кояш нурларына алданып яшелләнә башлаган куак май салкыннарыннан кабат яфракларын коя, көчсезләнә. Мин үзем быел майның уннарында гына ачтым, әле алай да ике атналап бөреләре уянмады. Ел яңгырлы булса да тәэсир итми калмый, дымның күплеге куакта төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Июль аенда яуган боз күп кенә җимешләрне бозды.
Йөземнең төрләре бик күп, ди Илназ. Ашау өчен куллана торган сортлар эре, ләкин артык баллы булмый икән. Ә менә “техник” дигән төркемгә керә торганнарының шикәре күп, алардан йөзем киптерәләр, сок, вино ясыйлар, “универсаль” дигәннәре ашарга да, сок чыгарырга да бик кулай.
Нишләп нәкъ менә йөзем үстерергә керештегез дип кызыксынам бакчачыдан. “Бәлки үзенең эстетик матурлыгы белән дә җәлеп иткәндер, – ди ул, елмаеп. – Бер бакча бәрәңге утыртуга караганда, бу шөгыль күпкә кызыклырак. Икенче елга бәрәңге урынына да йөзем куагы үрчетергә дип торам әле. Ләкин күп көч һәм вакыт таләп итә торган эш.
Бакчадагы йөзем җимеш бирми, нишләргә икән дип, кайчакта таныш-белешләр шалтырата. Ә син нәрсә эшләдең соң дип сорыйм. Берни эшләмәдем, ничек утырткан, шул килеш, диләр. Куакларны бик җентекләп карарга кирәк. Вакытында ашларга да онытмаска. Башта азотлы, соңрак калийлы ашлама кертергә, артык ботакларны сирәкләргә, бөреләр бер-берсеннән 15–20 сантиметр ераклыкта булырга тиеш. Әгәр инде ботаклары күбәеп китә икән, куак чирләргә дә мөмкин”.
Бакчага берәр җимеш агачы утыртсаң, аның тизрәк уңыш биргәнен көтәсең бит, яз җитсә, чәчәкләрен саный башлыйсың. Йөзем үстерергә теләүчеләргә бик мөһим бер киңәш бирде бакчачы: беренче-икенче елны чәчәкләрне өзәргә кирәк икән. Болай эшләмәсәң, ул көч җыеп үсеп китә алмый. Өченче елны гына куак җимеш бирергә сәләтле була. Үсентене үтәли җил булмаган, көн дәвамында кояш төшеп торган урынга утырту да бик мөһим.
Суыклар башлангач (-3-5 градуста), куакларны каплар вакыт җитә. Кышка каплауның төрле ысуллары бар. Кемдер чыршы ылыслары, махсус агротукыма, капчык белән каплый. Илназ балчык белән җиргә күмәм, ди. Моның өчен башта җитешмәгән яшел ботаклардан арындыдырга, җиргә траншея казып, җайлап кына куакны шунда салып күмәргә кирәк.
Хәзерге заманда интернет киңлекләрендә бик күп мәгълүмат тупларга мөмкин булса да, тәҗрибәле остазга җитми инде, ди әңгәмәдәшем. Илназның да Түбән Кама шәһәрендә яшәүче киңәшчесе бар. Виктор Иванович гомере буе Кырымда йөзем үстерү белән шөгыльләнгән, лаеклы ялда булуга карамастан, хәзер дә бу шөгылен ташламый.
Илназ Зариповның иң зур ярдәмчеләре: тормыш иптәше Алинә, ике кызы һәм үсеп килүче ике игезәк уллары бар. Бакчамда тәлгәш-тәлгәш йөзем куакларыма карап куансам, өемдә татлы җимешләрем – тормыш иптәшем, балаларым, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев