Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пычак авылы клубында “Туфан – безнең күңелләрдә” дигән әдәби кичә узды (+Фото)

Әгәр дә Татарстанның Халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исән булса, аңа 25 августта 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2011нче елның 2 май иртәсендә ул безнең арабыздан китеп барды... Туфанның 80 еллыгына багышлап башкалабызда төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Бу уңайдан Пычак авылы клубында да "Туфан...

Әгәр дә Татарстанның Халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исән булса, аңа 25 августта 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2011нче елның 2 май иртәсендә ул безнең арабыздан китеп барды...
Туфанның 80 еллыгына багышлап башкалабызда төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Бу уңайдан Пычак авылы клубында да "Туфан - безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Без - үзәк китапханә хезмәткәрләре дә әлеге кичәгә чакыру алдык. Китапханәче Фирдәүсә Галимова әлеге кичәгә бик ныклап хәзерләнгән иде. Клуб эче халык белән шыгрым тулы. Яңгыр ява, көн ямьсез, аяк асты пычрак дип тормаганнар, кичәне карарга дип барысы да килгәннәр.
Килгән тамашачыны сәламләү максатыннан , "Туфан - безнең күңелләрдә" дип исемләнгән кичәне Фирдәүсә Галимова үзенең матур җыры белән башлап җибәрде. Авыл яшьләре исә Туфан Миңнуллинның яратып укылган әсәрләре "Әлдермештән Әлмәндәр", "Әниләр һәм бәбиләр", "Ай булмаса, йолдыз бар" дип исемләнгән пьесаларыннан өзек сәхнәләштерде. Аларның оста итеп уйнаулары, авторның ни дип әйтергә теләвен тамашачыга дөрес итеп җиткерә алулары һәрберебездә соклану хисе уятты. Бер төркем җырчылар үзләренең матур җырларын бүләк итсәләр, "Хыял" бию төркеме дәртле, матур татар, мари биюләре белән килгән кунакларны сөендерде.
Әйе, Туфан үзенең яшәлгән гомере эчендә безгә бик бай мәгълүмат калдырды, аның күпсанлы китаплары, пьесалары шул хакта сөйли. Ходай аңа талантны да, акылны да мулдан биргән. Аның иҗаты белән кызыксынучылар аның зур фикер иясе булуына тиз төшенәләр. "Кызыл тышлы дәфтәре" ндә теркәп барылган фикерләре, күзәтүләре, вакыйгалар-публицистиканың иң югары ноктасы. Ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Аның оста каләме белән илледән артык исемдә драма һәм комедияләр, балалар өчен дистәләрчә әкият-пьесалар иҗат ителгән.
Язучы драмалар, пьесалар, хикәяләр язудан тыш, шигырьләр дә иҗат иткән. Аның берсеннән -берсе матур иҗат җимешләре күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Туфанның үзенә дә каләмдәшләре шигырьләр иҗат иткәннәр. Шәүкәт ага Галиевның язучыга багышлап иҗат иткән "Югалмас сүз" шигырен Пычак авылының ветераны Нурания ханым бик сәнгатьле итеп башкарып чыкты. Олы яшьтә булуына да карамстан, озын шигырь юлларын бер-ике көн эчендә ятлавы гаҗәпләнерлек шул. Килгән тамашачы Туфан Миңнуллинның хикәяләреннән өзекләр тыңлады, китаплар күргәзмәсе белән танышты.
Туфанны һәркем сагына. Аны белүчеләр парламентның утырышлар залында аның көр тавышы һаман да сакланган кебек диләр. Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова үткәргән әлеге кичә дә күпләр күңелендә озак сакланыр, мөгаен.

Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk