Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмарада якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре Гай Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды (+Фото)

Районыбызда якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре, Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән Гай (Гайфетдин) Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Район тормышындагы бу зур вакыйга уңаеннан дәрәҗәле кунаклар: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Удмурт республикасының...

Районыбызда якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре, Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән Гай (Гайфетдин) Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Район тормышындагы бу зур вакыйга уңаеннан дәрәҗәле кунаклар: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Удмурт республикасының мәдәният һәм туризм, милли сәясәт министрлыклары, милли китапханәсе, Россия фән академиясенең Урал бүлегенең Удмурт тарих, удмурт теле һәм әдәбияты институты вәкилләре килде. Алар Кукмараның үзәкләштерелгән китапханәсендә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Пленар өлеш район мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны һәм конференциягә җыелган райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, районда төрле милләт халкының тату яшәүләре, Гай Сабитов иҗатының милләтара дуслыкны ныгытуда зур роль уйнавын билгеләп узды. Кунакларның чыгышлары тирән эчтәлекле булып, зур кызыксыну белән тыңланды. Бәйрәмгә районыбызның танылган удмурт ансабльләренең искиткеч матур чыгышлары ямь бирде. Соңыннан Гай Сабитов иҗатына багышланган шигырь сөючеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев