Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылларда бәйрәмнәр күңелле үтте

Иске Йорт авылы клубында "Әнием син минем" дигән кичә үткәрелде. Кичәгә, авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны хөрмәтләп, авыл үзешчәннәре катнашында концерт күрсәтелде. Әлеге аналар белән берлектә кичке уен оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. *** Пычак авылы клубында өлкәннәр катнашында "Аулак өй" дигән кичә...

Иске Йорт авылы клубында "Әнием син минем" дигән кичә үткәрелде. Кичәгә, авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан хатын-кызлар чакырылган иде. Аларны хөрмәтләп, авыл үзешчәннәре катнашында концерт күрсәтелде. Әлеге аналар белән берлектә кичке уен оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

***

Пычак авылы клубында өлкәннәр катнашында "Аулак өй" дигән кичә оештырылды. Ул көнне апа-абыйлар үзләренең яшьлек чорларындагы "Аулак өй"не сәхнәләштереп күрсәттеләр, халкыбызның милли уеннарын башкардылар. Ике баянчы уйнаган көйгә җырлап кергән "яшь егетләр" бу кичәгә тагын да ямь өстәделәр.

***

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы Мәмәшир авылының мәһабәт мәдәният йортында үтте. Киңәшмәнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң, мәмәширлеләр "Үткәннәрне барлап" дигән әдәби-музыкаль тамаша тәкъдим иттеләр. Ыгы-зыгылы тормыш агымында йөзгәндә бу кичә кыйммәте бәяләп бетергесез рухи азык бирде. Биредә бертуган Рәйсә апа Галимуллина һәм Мәүлет абый Шакировларның шигырьләре укылды, баянга кушылып, матур җырлар башкарылды. Ихлас күңелдән язылган шигырьләрдә туган җирне, авылны газиз әнкәйне чиксез сагыну, ярату, үз төбәкләре белән горурлану чагылды. Рәйсә апаның чын татар хатын-кызларына хас гадилеге, Фирая һәм Мәүлет Шакировларның кичәне зәвыклы итеп алып барулары күңелгә рәхәтлек бирде. Бар дөньяны онытып, шигъри дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте,үткән яшьлек елларына, гөлҗимешле, мәтрүшкәле җылы җәйләргә кайтарды. Күңелләр мөлдерәмә тулып, керфекләр яшькә чыланды. Әлеге райондашларыма яңа иҗат уңышлары телим.

Фәрзия Сәлләмова, район Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев