Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Сәрдектә “Язгы елмаю” дигән концерт үтте (+ФОТО)

Зур Сәрдек мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап һәм "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында, Кукмара сәнгать мәктәбе һәм "Чәчкә" халык бию ансамбле шәкертләренең берләштерелгән "Язгы елмаю" исемле концерты булды. Баян классы укытучысы Мостафин Эльдар Рафаэль улының, вокал укытучысы Хөснетдинова Лилия Мансур кызының, балетмейстер Шәймәрданова Альмира Данил кызының шәкертләре катнашындагы...

Зур Сәрдек мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап һәм "Язгы шәфкатьлелек атнасы" акциясе кысаларында, Кукмара сәнгать мәктәбе һәм "Чәчкә" халык бию ансамбле шәкертләренең берләштерелгән "Язгы елмаю" исемле концерты булды. Баян классы укытучысы Мостафин Эльдар Рафаэль улының, вокал укытучысы Хөснетдинова Лилия Мансур кызының, балетмейстер Шәймәрданова Альмира Данил кызының шәкертләре катнашындагы бу концерт тамашачы күңелендә озак сакланачак матур тәэсирләр калдырды. Концертта сиксән бала чыгыш ясады, шуның җитмеше -"Чәчкә" халык бию ансамбле биючеләре.Үсеп килүче буынның шулкадәр сәләтле кешеләргә бай булуы - һәркайсыбызга да олы сөенеч, чөнки матурлык туган җирдә начарлыкка урын юк. Шулай булгач, бу балаларның остазларының тырыш хезмәте олы хөрмәткә лаек.

Рәмзия ХӘСӘЕНОВА хәбәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk