Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы «Авыл укытучысы-2020» бәйгесендә җиңүчеләр арасында

Алсу Фәттахова «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә лаек булган.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздыра торган «Авыл укытучысы-2020» бәйгесендә җиңүчеләр арасында Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы Алсу Фәттахова да бар. Ул «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә лаек булган.

«Февраль аенда башланган конкурска ноябрьдә йомгак ясалды. Үз исемемне җиңүчеләр арасында күрүемә бик шатмын. Ә бу җиңү артында күпме хезмәт, уйланулар, иҗат, йокысыз төннәр ята! Шуны аңладым: үз алдыңа максат куеп, чын күңелдән тырышып, яратып башкарган хезмәтнең җимеше дә татлы була икән. Миңа ышанган, көч биреп, канатландырып торган һәркемгә дә рәхмәт», - диде Алсу, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Чыннан да, бәйге «кызу» була, беренче турга 300дән артык эш кабул ителә. Анда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән берәр шәхес турында эссе язарга кирәк була. Алсу якташыбыз Фоат Галимуллин эшчәнлеген сайлый. Шунда ук Фоат Галимулла улының лекция сөйләгән, укыткан вакытлары күз алдымда яңарды, ди. Югары уку йортында алган белемнәре, язган хезмәтләре дә ярап куя.

«Икенче турга исә бары тик 30 катнашучы гына уза алды. Анда билгеле бер тема сайлап, йә дәрес, йә дәрестән тыш чара эшкәртмәсе әзерләргә кирәк иде. Мин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара сценариен төзеп җибәрдем. Бу эшне бик кызыксынып башкардым, авыл китапханәсеннән дә ярдәм сорарга туры килде. Шактый күләмле хезмәт килеп чыкты. Шуннан соң, өченче турга узып, ун җиңүче арасына кердем. Ә соңгы этапта үз фәнең буенча Казанда дәрес күрсәтәсе иде. Әмма коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, мәктәпләргә керү тыелды, һәм безгә шул җиңгән ун кеше белән йә дәрес, йә мастер-класс күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Мин, төннәр буе утырып, бер атна эчендә дәрес планын мастер-класска үзгәрттем. Бүләкләгәндә исә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да катнашты. Ул “якташым” дип, якын итеп каршы алгач, сөенеп, горурланып куйдым», - диде Алсу.

Алсу тумышы белән Аш-Буҗи авылыннан. Зур Сәрдек авылы егете Фазыл белән тормыш корып, бүгенге көндә ике кыз үстерәләр. Тормыш иптәше балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгендә баскетбол буенча тренер булып эшли.

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле бүлегенә укырга кердем. Дөресрәге, ул әкияттәге кебек булды. Мине БДИ нәтиҗәләре буенча укырга алдылар, хәтта имтихан да бирергә туры килмәде. Мәктәптә безгә татар теленнән Гөлсинә Зыятдинова, ә инглиз теленнән Рафилә Әхмәтшина  бик көчле белем биргән иде. Аннан соң бер ел Казанның 7нче рус гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Әлеге мәктәп миңа тәҗрибә туплау һәм рус сөйләм телемне тагын да камилләштерү өчен зур ярдәм булды», - ди Алсу.

Бүгенге көндә Алсу Зур Сәрдек гимназиясендә 1-9 сыйныфларга инглиз теле фәненнән белем бирә, шул ук вакытта сыйныф җитәкчесе дә булып тора. Туган мәктәбендә аны “безнең укучы” дип каршы алалар.

«Хәзерге заманда балаларны китап белән генә фәнгә тарту, дәрескә кызыксыну уяту мөмкин түгел, шуңа күрә укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күрсәтмә материаллар әзерлим, презентация, карточкалар ясыйм, бергә-бергә җырлар өйрәнәбез. Шулай ук белеме түбән яки югары булуга карамастан, укучыларны төрле-төрле конкурсларда катнаштырырга тырышам, ул аларга үзләрендә көч һәм ышаныч тәрбияләргә ярдәм итә. Урта сыйныфлар тагын да зуррак игътибар сорый, кызыксындыру да авыррак. Шуңа күрә алар белән күбрәк аралашабыз, интернеттан да файдаланырга туры килә. Үземнең сыйныфым исә - бишләр. Анда биш авылдан килгән балалар җыелган. Аларны бер коллектив итеп туплау өчен тырышып эшлибез, тәнәфес саен очрашып, көндәлек мәсьәләләрне хәл итәбез, ата-аналар белән дә элемтә нык. Мин әле мәктәптә генә түгел, өйдә дә укытучы. Чөнки кызым Айсылу быел беренче сыйныфка укырга керде, кечкенә кызым Эмилия балалар бакчасыннан кайтканчы, аның белән өй эшләрен хәзерлибез», - дип, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша Алсу.

Алсу кайнанасы Саимә апага да рәхмәтен белдерде. Чөнки ул – балаларын тәрбияләүдә, йорт-кура тирәсендәге эшләрдә зур ярдәмче. Саимә апа үзе дә 34 ел буе мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән һәм шуңа күрә килененең хезмәтен яхшы аңлый, һәрвакыт булышып тора.

Әйе, өйдә тынычлык, тәртип булганда гына эштә барысы да гөрләп бара бит ул. 2018-2019 елда да Алсу үзен «Ел укытучысы» бәйгесендә сынап карап, лауреат булган. Әле ул газета укучыларга матур, эчтәлекле шигырьләр авторы буларак та таныш. Иҗат чишмәләре дә саекмасын, эшендә дә тагын зуррак үрләр яуларга язсын аңа.

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk