Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмарадан Гөлфия Фазылова “ТАТМЕДИА” АҖнең бүләгенә лаек булды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында оештырылган “Подписка өчен – телевизор” акциясенә йомгак ясады.

Кызыксындыру бүләгенә ия булучылар арасында райондашыбыз – Зур Кукмараның “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Гөлфия Фазылова да бар.

- Бу бүләк балалар бәхетенә чыккандыр. Чөнки балалар бакчасында күмәкләшеп язылган газета-журналларның квитанциясен җибәргән идек, - диде Гөлфия ханым, редакциябезгә призны алырга килгәч. – Бер елны да “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” газета-журналларына язылмый калганыбыз юк. Ә “Хезмәт даны” һәрберебезнең өйләренә килә. Матбугат чараларына күпләп язылсак та, мондый акциядә беренче тапкыр катнашуыбыз. Югыйсә, хәзер квитанцияләрне почта аша җибәреп мәшәкатьләнәсе дә юк, электрон адреска юлларга да мөмкин. Бары тик кызыксынырга, бәхетне сынап карарга гына кирәк. Киләсе елга бәлки төп призларга да ия булырбыз.

Без дә шушы теләктә калабыз, барлык газета укучыларыбызны редакциябез һәм “ТАТМЕДИА” оештырган акцияләрдә актив катнашырга чакырабыз.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk