Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур бүләк -телевизорны Урта Комардан Юлия Васильева отты

-И, кызлар, кичә әниләргә баргач, тузан суырткычы эшләргә теләмәде, юып та карадым. Әллә бүген редакциягә яңасына киләсемне сизендеме икән? - дип, сөенечен уртаклашты Зур Кукмара авылында яшәүче әнисе Шәмсенур апага чыккан отышны алырга килгән Чулпан Кәримова. Ярты ел саен үткәрелә торган отышларны өләшү мизгелен көтеп алабыз. Беренчедән, бүләк таратуы күңелле...

-И, кызлар, кичә әниләргә баргач, тузан суырткычы эшләргә теләмәде, юып та карадым. Әллә бүген редакциягә яңасына киләсемне сизендеме икән? - дип, сөенечен уртаклашты Зур Кукмара авылында яшәүче әнисе Шәмсенур апага чыккан отышны алырга килгән Чулпан Кәримова.

Ярты ел саен үткәрелә торган отышларны өләшү мизгелен көтеп алабыз. Беренчедән, бүләк таратуы күңелле булса, икенчедән, газета укучыларыбыз белән эчкерсез әңгәмә, аларның җылы мөнәсәбәте, хис-кичерешләре алга таба да тырышып эшләргә, армый-талмый район елъязмасын дәвам итәргә көч бирә.

Редакциябез ишеген ачып керүчеләрнең: "Гомеремдә беренче бүләкне оттым", "Уйламаган җирдән бәхет елмайды бит әле", "И-и, безгә булмас инде ул дип, анкетаны юри генә җибәргән идем", - дигән сүзләре елмаерга мәҗбүр итә. Әнә, Шәмсенур апа да: "Район газетасын 40 ел алдырам инде. Көтә торгач, безгә дә бүләк насыйп булды", - дип, Чулпан аша рәхмәтен белдергән бит.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сездән барлыгы өч меңгә якын анкета килде. Һәрберсе белән танышып, сорауларга биргән җавапларыгызны җентекләп укып, анкетадагы фикер-тәкъдимнәрегезне өйрәндек. Алга таба да газетабызны кызыклы, сез яратып укырлык итеп чыгарыр өчен аларны күңелебезгә салып куйдык.

Алдан хәбәр ителгәнчә, анкеталар 23 гыйнварга кадәр кабул ителде. Ә 25 гыйнварда реклама бүлегенә белдерү бирергә килгән райондашларыбыз Зөфәр һәм Илфат Мөхәммәтҗановлар ярдәме белән без җиңүчеләрне ачыкладык. Кагыйдә буенча, анкеталар безнең кулга тимәде дә. Зөфәр абый: "Гомер буе, үз-үземне белә башлаганнан бирле укыйм инде район газетасын", - дия-дия берәм-берәм анкеталарны алса, улы да җиңел кулдан отышларны ачыклый барды.

Гадәттәгечә, иң зур бүләкләрнең берсе - телевизор иде. Аны Урта Комар авылында яшәүче Юлия Васильева отты. Бүләкне дә иң беренче булып, ул килеп алды. Күрше Югары Комар авылыннан Семен Михайлов та зур бүләкләрнең тагын берсенә - мультиваркага ия булды.

-Мин һаман да хис-тойгылар эчендә йөрим әле, - дип сүзен башлады Юлия. - Сөенчеле хәбәрне хат ташучы булып эшләүче элеккеге сыйныфташым Надя җиткерде. Әле безнең авылга бу вакытта газета таратылмаган иде. Дөрес хәбәр икәнен үз күзебез белән күрер өчен почта тартмасына салып киткәннәрен зарыгып көтеп алдык. Яңа телевизорга бик мохтаҗ идек. Кредитка алырга да уйлап тора идек әле. Мин бүләкләрне үз кешеләренә генә бирәләр, дип уйлап йөри идем, чынлыкта алай түгел икән. Хәрәмләшү булмавына ышандым.

Юлия газетабызның беренче битеннән алып, соңгысына кадәр, сүзен дә калдырмыйча укыганын әйтте. "Моңа кадәр берничә газета ала идек. Хәзер инде район газетасына гына язылабыз, бер дә аерылганыбыз юк. Ничек инде аннан башка яшисең, ди? Барлык яңалыкларны, район тормышын безгә җиткерүче бит ул. Килгәнен көтеп алабыз", - диде.

Ышанабыз укучыбыз сүзенә. Чөнки хатлар, анкеталарда да, телефон аша, кара-каршы әңгәмәләр барышында да, күп райондашларыбыз хезмәтебезне уңай бәялиләр, рәхмәтләрен җиткерәләр.

Безнең белән булганыгыз өчен үзегезгә дә рәхмәт, газета укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев