Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзебезнең бәйрәм - Татарстан матбугаты көне белән!

Киләчәктә дә бергә калсак иде, кадерле укучыларыбыз!

Үзебезнең бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар! Үзебезнеке, чөнки газетаны чыгаручылар өчен генә түгел, аны укучылар өчен дә уртак бәйрәм ул Татарстан матбугаты көне. 

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбызның, хәзерге вакытта редакциядә хезмәт куючы хезмәткәрләребезнең, төрле темага хатлары, иҗади әсәрләре белән газета эчтәлеген баетучы штаттан тыш хәбәрчеләребезнең, гомумән, тормыштагы вакыйгаларга яки басылган язмаларга битараф булмыйча, үз мөнәсәбәтен белдерүче якташларыбызның һәркайсына кагылышлы ул. Димәк, район газетасының 6200 данә тираж белән чыгуы, бай эчтәлекле булуы өчен күпләрнең көче, иҗади фикерләве, язу сәләте файдаланыла дигән сүз. Ә бергәләп башкарылган эшнең нәтиҗәсе һәрвакыт уңай була. 

Киләчәктә дә бергә калсак иде, кадерле укучыларыбыз! Бүгенге көндә “районка”ның электрон версиясенә өстенлек бирүчеләр арта барса да, өлкәннәрнең күбесе әле типография буявы исе дә таралмаган кәгазьгә басылган газетаны кулга алып укырга ярата. Чөнки газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, ә кайчакта аянычлы хәбәрләр алып киләләр.

Язмаларда – без белгән, янәшәбездә яшәгән, эшләгән хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар, дуслар, авылдашлар. Алга таба да аларның кылган гамәлләре, хезмәттәге уңышлары турында укып, бу – безнең район кешеләре, бу – үзебезнең газета дип сөенергә язсын.

Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, җан һәм тән саулыгы һәм, әлбәттә, иҗади уңышлар телим.

Гөлгенә ШӘРИПОВА, район газетасының баш мөхәррире

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk