Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзара салым: ничә сум, аннан кемнәр азат ителә

Салымны түләүләр эш көннәрендә (дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ялсыз) Кукмара шәһәренең Башкарма комитеты кассасында кабул ителә

2018 елның 18 ноябрендә үткән референдумда гражданнарга үзара салым кертү  һәм шул акчаларны җирле әһәмияткә ия булган түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде:

  • җирлектә халыкны су белән тәэмин итүне һәм суны чыгаруны оештыру;
  • җирлектә җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында юл эшчәнлеге алып бару һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, шул исәптән парковкалар булдыру һәм аларның эшләвен тәэмин итү;
  • җирлек халкының массакүләм ялы өчен шартлар булдыру һәм ял урыннарын төзекләндерүне оештыру;
  • беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү;
  • җирлек милкендә булган мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану һәм популярлаштыру, җирлек территориясендәге җирле әһәмияткә ия мәдәни мирас объектларын саклау;
  • җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру (шул исәптән урамнарны яктырту, территорияне яшелләндерү, урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган күрсәткечләр урнаштыру, кече архитектура формаларын урнаштыру һәм карап тоту);
  • ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тоту.

Кукмара шәһәре территориясендә гражданнарга үзара салым салу  һәм җыю тәртибе, бу акчаларны куллану турындагы Кагыйдәнамә нигезендә салымны һәр балигъ булган кешегә (I төркем инвалидлар, укучылар һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар, 18 яшькә кадәрге өч яки күбрәк балалары булган гаиләләр, 80 яшькә җиткән һәм аннан олырак затлардан тыш) 300 сум күләмендә 2019 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк. I төркем инвалидлар һәм көндезге бүлектә белем алучы студентлар үзара салым түләүдән азат ителү өчен ташлама куллану мөмкинлеген раслаучы белешмәне Кукмара шәһәренең Башкарма комитетына алып килергә тиеш.

Салымны түләүләр  эш көннәрендә (дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ялсыз) Кукмара шәһәренең Башкарма комитеты кассасында кабул ителә. Адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15нче йорт, 1нче кат, 109нчы бүлмә, телефон: 2-65-00.

Татарстан Республикасының “Җирле референдумнар турында”гы законының 60 маддәсе буенча референдумда кабул ителгән карар мәҗбүри булып санала һәм муниципаль берәмлекнең барлык территориясендә гамәлдә була.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев