Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөз яшьлек әби: “Безнең баштан кичкәннәрне сезгә күрергә язмасын”

Ядегәр авылында яшәүче Никитина Екатерина Александровна бүген үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин һәм башкалар котлады. Равия Абдулловна гасыр әбисенә Россия һәм Татарстан Президентларының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Екатерина Александровна 1921 елның 21 декабрендә Кайбыч районының Ян-Сурин авылында дөньяга килә. Казан педагогия техникумын тәмамлаган яшь кыз 1940 елда Ядегәр мәктәбенә укытучы булып эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы әлеге белем йортында хезмәт куя. Екатерина апа гомерлек юлдашы итеп Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин туган якларына кайткан Вагыйзь исемле егетне сайлый. Алар бик матур гомер кичерәләр, дүрт бала – бер кыз, өч ул үстереп, аларга югары белем, тиешле тәрбия бирәләр.

“Балачагыбыз, яшьлегебез бик авыр чорларга туры килде. Кемнең ашлыгы бар, шуны келәт ишеген тибеп кенә ачып кереп, капчыкларга тутырып алып чыгып китәләр иде. Корылыктан соң ил аякка басып кына килгәндә сугыш афәте башланды. Бар авырлык хатын-кызлар кулына калды. 25 сутый җирне урып чыга алсаң, кич белән 100 грамм ипи бирәләр. Ул ипине балалы кешеләр имезлеккә салалар иде. Шул балаларның күбесе исән-сау әле. Мине күргәндә кочаклап күрешәләр. Безнең баштан кичкәннәрне сезгә күрергә язмасын”, - ди гасыр әбисе.

Бүгенге көндә юбиляр улы Илдар, килене Нина гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Аның сигез оныгы, биш оныкчыгы бар.

Екатерина Александровнаны без дә күркәм юбилее белән котлыйбыз, тыныч, имин тормыш, сәламәтлек, алга таба да балаларының, оныкларының игелекләрен күреп яшәвен телибез.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ “Хезмәт даны”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk