Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөзү – Кукмарада спортның киң таралган төрләреннән берсе

Тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган тренерлар сәламәтлек өчен бик тә файдалы булган әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру өчен күп көч куялар

- Хыялым чынга ашты – йөзәргә өйрәндем бит. Моңарчы елга-күл буена барсак, башкаларга кызыгып, яр буенда чупырдап, аякларымны гына чылатып утыра идем. Хәзер рәхәтләнеп колач җәеп йөзәм, - дип, сөенече белән уртаклашты бер танышыбыз.

Ә менә йөзәргә исә “Зилант” спорткомплексында тренер белән берлектә өйрәнгән ул. Быел бассейн ел әйләнәсе эшләгәнлектән, биредә балалар да, өлкәннәр дә расписание нигезендә шөгыльләнә ала.

Тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган тренерлар: Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова, Римма Рәхмәтуллина, Эльвира Шәймардановалар сәламәтлек өчен бик тә файдалы булган әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру өчен күп көч куялар. Шәкертләре арасында Россия, Татарстан беренчелекләрендә призлы урын алучылар бик күп. Ә менә күппрофильле лицейдан Азалия Шаһиева исә узган уку елында йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булган.

- Азалия, Татарстанның җыелма командасы составында Россия укучыларының җәйге спартакиадасының зона ярышларында катнашып, команда белән беренчелекне алып кайтты. Шулай ук ул Россия беренчелегенә дә барды. Хәзерге вакытта август аенда Саранск шәһәрендә узачак спартакиаданың финал өлешенә әзерләнә, - ди тренеры Альберт Закиров. – Районыбыз авылларыннан килеп шөгыльләнүчеләр дә бар. Әйтик, Зур Сәрдектән Сәйдәш Шәймарданов йөзү буенча беренче спорт разряды алды. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаган егет тормышын алга таба да спорт белән бәйләргә һәм Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә тели. 

...Без килгәндә, бассейн балаларның чыр-чу килгән шат авазларыннан гөрләп тора иде. Малайлар-кызлар һәммәсе суда балык кебек, шулкадәр оста йөзәләр ки, син күзеңне ачып йомганчы бассейнның икенче башында булалар. Укучыларның кайсы белән генә аралашма, тренерларга рәхмәт сүзләре ишетәсең.
Кукмара өченче урта мәктәбендә укучы Алсу Зайцева йөзү белән инде алты ел шөгыльләнә.

- Миңа биредә бик ошый. Кроль, брасс, баттерфляй, аркада йөзү кебек стильләрне беренче елларда ук үзләштердем. Быел йөзүдән ГТО нормалары тапшыру буенча республикада беренче урынны яуладым, Казанда узган Татарстан буенча йөзү беренчелегендә исә өченче урынга чыктым, - дип, сөенече белән уртаклашты ул.

Кукмара күппрофильле лицее укучылары Андрей Данилов, Эдуард Кругляков, беренче гимназиядән Сәйдәш Камалиев, өченче мәктәптән Камил Хәбибуллиннар турында да бары тик мактау сүзләре генә ишеттек. Кечкенәләр дә калышмый икән. “Ярышларда бик теләп катнашалар. Һәммәсе дә булдыра”, - ди алар турында тренерлары.

Бу җәйдә “Зилант” спорт мәктәбендә йөзү серләренә төшенергә теләүчеләр өчен махсус төркемнәр оештырылды.

- Дәресләргә районыбыздан һәм Киров өлкәсеннән өлкән яшьтәге ханымнар гына түгел, ир-егетләр, яшьләр дә теләп йөри. Әйтик, июнь аенда төркемдәге 25 кеше бер ай дәвамында безнең белән шөгыльләнде һәм йөзәргә өйрәнде, - ди тренер Рамилә Галимҗанова. – Төркемнәр һәрдаим яңартылып тора. Бары тик бернидән дә курыкмаска, оялмаска һәм тәвәккәлләргә генә кирәк.

Кулларына шактый зур сумка тотып, спорткомплекска кереп баручы кызларны да туктатмый кала алмадык. Земфира белән Индира Галимуллиналарның йөзәргә өйрәнү дәресләренә килүләре икән.

- Алты һәм ун яшьлек ике балам да бассейнга йөри, менә дигән итеп йөзәләр. Мин исә аларга карап кызыга идем. Ниһаять, миңа да бәхет елмайды. Дәресләр тренер белән берлектә узачак, дигән игъланны күрүгә, ике дә уйламыйча, бирегә килергә булдым. Дус кызымны да үзем белән иярттем. Бүген бишенче дәрес, - ди Индира. – Без иң элек физик күнекмәләр ясадык, алга таба суда дөрес сулыш алу күнекмәләрен, су өстендә ятарга өйрәндек. Тренер янәшәдә булгач, курку хисе үзеннән-үзе юкка чыга икән ул. Суга кергәч, чыгасы да килми хәзер. Медицина хезмәткәре буларак, башкаларны да әлеге спорт төренә кушылырга чакырам. Йөзү ул организмны киеренкелектән арындыра, яшәртә һәм ябыктыра.


Павел ДАНИЛОВ:

- Йөзү ул – Кукмарада спортның киң таралган төрләреннән берсе. Минем биредә ике балам шөгыльләнә. Ә менә үзем йөзәргә яратсам да, вакыт җиткерә алмыйм. Шуның өчен улларымның уңышларына гына сөенәсе кала. Бассейнга кукмаралылар гына түгел, Нократ Аланы, Малмыждан да киләләр. Әмма биредә урын бик тар, теләге булган һәркемне бассейн сыйдыра алмый, чират та зур. Шуның өчен шәһәребездә тагын бер бассейн төзесәләр, бик яхшы булыр иде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев