Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЮХИДИ шоферларның пассажир балаларны автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерә

«Бала – төп пассажир!» кисәтү акциясе 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр бара.

ТРның ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларның пассажир балаларны автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерә. Бу турыда республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр баручы «Бала – төп пассажир!» кисәтү акциясе балалар катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында оештырыла. ЮХИДИ инспекторлары шоферларның кечкенә пассажирларны автомобильдә ничек йөртүләрен тикшерә.

Моннан тыш, инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга да игътибар итәчәк. Тәртип бозу турындагы мәгълүматлар укучы белем ала торган мәктәпкә җибәреләчәк.

Республика дәүләт автоинспекциясендә билгеләп узуларынча, балалар белән фаҗигаләрнең артуы киеренке булып кала бирә. Ел башыннан республика юлларында килеп чыккан транспорт һәлакәтләрендә өч пассажир сабыйның гомере өзелгән.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk