Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары күрсәткечләргә ирешүе өчен Вахитов исемендәге хуҗалык механизаторы кызыл әләм тапшырылды

Җиңүчене тәбрикләргә хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов үзе килгән иде.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта беренче урынга чыккан игенчеләргә кызыл әләм тапшырыла. Бу юлы әлеге дәрәҗәле бүләккә «CLAAS» тракторын иярләгән Вячеслав Архипов лаек булган. Алдынгы игенче белән танышыйк, сөенечен уртаклашыйк дип, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Пенәгәр ягындагы кара диңгез булып җәйрәп яткан  басуларына юл тоттык. 

Вячеслав Архиповның куәтле, зур, яшел тимер аты ерактан ук күзгә ташланды. Ул, кыр башына туктап, орлык килгәнен көтеп тора иде. 

«Мин - Югары Чура авылыннан. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем, шуннан бирле тимер аттан төшкән юк, - диде ул, үзе белән таныштырып. – МТЗ, Т-40 тракторлары – берсе дә калмады, ә монысын үткән ел бирделәр. Әлбәттә, “CLAAS”ны  башкалар белән чагыштыра торган түгел, бөтен уңайлыклары да бар: температураны көйләргә була, тузан, җил-тавыш та керми, музыка уйнап тора. Өч монитор - чәчкечнең торышын, тракторның халәтен, басулардагы юнәлешләрне күрсәтә, аларны күз уңыннан ычкындырган юк. Тәгәрмәчләре киң, зур булгач, җиргә басым аз төшә, таптамый, басулардан җайлы бара. Тик монда рәхәтләнеп эшләр өчен зур, иркен кырлар кирәк инде». 

320 ат көчен үзенә сыйдырган әлеге техниканың өстенлекләре турында күп сөйләде механизатор. Көз көне аның белән сукага да чыккан булган, шушы арада халык телендә “күбәләк” дип йөртелүче печән чабу агрегаты да кайтып җитәргә тиеш, диде. Иртә яздан алып, кара көзгә кадәр тик торырга вакыты юк игенченең. Шуңа күрә йорт-кура тирәсендәге эшләр күбесенчә тормыш иптәше белән улы җилкәсенә төшә. 

Вячеслав абыйга ярдәмче итеп, Валерий Афанасьевны билгеләгәннәр, килешеп эшлиләр. 

Бу яктагы җирләрдә эш барышы өчен Зур Сәрдек авылыннан Рамил абый Вәлиев җаваплы икән. 

«Әле монда минем “офисым” да бар, менә шуңа түбә ябарга калай кирәк иде, янында гына – чишмәсе, искиткеч матур җирләр, - диде ул, елмаеп. – Унике ел шушы якларда эшлим инде, бик уңдырышлы басулар бу. Быел биредә кукуруз, рапс, арпа, язгы бодай чәчәргә планлаштырабыз. Аллаһ боерса, сынатмабыз, мул уңыш җыеп алырбыз, дип ышанам». 

Җиңүчене тәбрикләргә хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов үзе килгән иде. «Каты эшләгәнсең», - диде ул, алдынгы механизаторның кулын кысып һәм кызыл әләм белән конверт тапшырды. 

«Өч көн саен механизаторлар арасында урыннар билгеләп, премияләр, беренчегә чыгучыга кызыл әләм бирү – безнең күптәннән килә торган матур традиция. Бүләк алу күңелле инде ул. Бигрәк тә без – комсомол сафларында  тәрбияләнгән кешеләр өчен кызыл әләмнең әһәмияте зур», - диде хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорова.  

«Басулар бер-бер артлы өлгереп килә, эшләп кенә җитеш, көннәр уңай торганнан файдаланып калырга тырышабыз. Шуңа күрә бөтен техника кырда. Дүрт чәчү комплексы, ике “Быстрица”, гади чәчкечләребез дә бар. Кызу темплар белән эшләп, атна-ун көн эчендә чәчүне төгәлләргә исәплибез. Тоткарлык булмасын өчен культивацияне икешәр сменада башкарырга туры килә. Хәзер җирләр артты, Нырты якларын да кайгыртырга кирәк. Анда эшләүчеләргә кыр эшләре чорында вакытлыча яшәргә сигез кешелек вагон урнаштырдык, ашарга да шунда пешерәләр. Әле мунча сорыйлар, киләчәктә ул мәсьәләне дә хәл итәрбез, чөнки бер юынып чыксаң, арыганнар бетеп киткән кебек була бит, - диде хуҗалык җитәкчесе. – Бөртеклеләрне барлыгы 5 мең гектарда игәргә планлаштырабыз. Бүгенге көндә хуҗалыкта 7 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, көндәлек 95 тоннадан артык сөт савабыз. Аларны ашатырга фуражга арпа, бодай кирәк. Азык культураларыннан кукурузга өстенлек бирәчәкбез. Күпьеллык үләннәр 1600 гектарны алып тора, быел мәйданнарын бераз киңәйтәчәкбез. Аларның бер өлешеннән - печән, калганыннан сенаж хәзерләячәкбез. Үләннәрне тиешле фазада җыеп алу өчен һава торышының уңай килүе кирәк, ә сенажга салганда бераз дымлы булуы да комачау итми, эшне тоткарламый. Быел бәрәңге игүне туктатып торырга уйлыйбыз. Чөнки басуларны ял иттерергә кирәк, бик күп чир барлыкка килде, әлеге продукциягә югары бәя  булмау да хезмәткә аяк чала. Бәлки киләчәктә яңартырбыз, әлегә әйтеп булмый». 

Урып-җыю эшләрен вакытында башкару һәм сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү өчен куәтле техникалар кирәклеген дә билгеләп үтте җитәкче. Билгеле, кирәк дип әйтүе генә җиңел, алар шактый саллы бәяләр тора. Былтыр гына да хуҗалыкта машина-трактор паркын яңартуга утыз миллион сумнан артык акча тотканнар. 

Уҗымнарның да торышыннан канәгать вахитлеләр. Бозып яңадан чәчәсе мәйданнар булмаган. Хәзерге вакытта аларны өстәмә тукландырып, корткычларга каршы эшкәртәләр. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга 115 килограммнан минераль ашлама туплаганнар. Яфрактан тукландыруны өч тапкыр башкарырга исәпләп торалар. Моның өчен дүрт сипкеч агрегатыбыз бар, диде Нәфыйк Хөсәенов. 

Үткән елдан хуҗалыкта баш агроном вазыйфаларын Радик Кәшәфетдиновка тапшырганнар. Билгеле, вахитлеләр кебек көчле, алдынгы хуҗалыкта үз өстеңә җаваплылык алып эшли башлау бер дә җиңел булмагандыр. Тик Нәфыйк Факил улы кебек саллы җитәкченең кул астында хезмәт кую, алтын бәһасенә торырлык киңәшләрен ишетү - яшь белгечкә тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый  бәхет кемгә эләгә әле тагы?!

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk