Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге каникуллар: ял итәргә дә, эшләргә дә вакыт җитә

Җәйге ялларны балалар аеруча сагынып көтеп ала, дисәк, һич ялган булмас. Ник дигәндә, тугыз ай дәвамында белем дөньясына чумып, энә белән кое казыганнан соң, китап-дәфтәр, сумкаларын шкафның иң читенә алып куеп, өч ай рәхәтләнеп ял итә бит алар. Ә менә каникулларны файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен районда ниләр эшләнә икән? Язмабыз шул хакта.

- Июнь аенда спорт һәм сәламәтләндерү, сәнгать-эстетик, экологик, хәрби-патриотик, туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләрендә 26 көндезге мәктәп яны лагере эшләде. Аларда 21 көн дәвамында 1078 бала ял итте. Ә инде Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш мәктәпләрендә 50 бала өчен хезмәт һәм ял лагере оештырылды. Лагерьларга, иң беренче чиратта, авыр тормыш шартларында калган, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызлар җәлеп ителде. Район һәм мәктәп җитәкчелеге балаларыбызның ялын кызыклы, эчтәлекле итеп уздыру, тәрбияви әһәмияткә ия булсын өчен зур тырышлык куя. Яллар төрле фестивальләр, күңелле бәйгеләр, истәлекле очрашулар белән тулыландырыла, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова.

Камышлы урманына сыенып утыручы “Нараткай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда быел биш сменада 425 бала ял итәчәк. Лагерь директоры Әмир Хәкимуллин сүзләренә караганда, ике төркем инде ялын төгәлләгән.

- 7 июльгә кадәр лагерь милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән икенче смена малай-кызларны кабул итте. Анда “Без бер телдә елмаябыз” дигән проект тормышка ашырылды. Лагерьда районыбызның биш милләт балалары ял итте, - ди ул. – Алга таба сменалар хәрби-патриотик, рухи-әхлакый, спорт юнәлешләрендә эшләячәк.   

Районыбыз укучылары җәйге каникуллар чорында үзләренең уңган-булганлыкларын республикакүләм чараларда да күрсәтәләр. Шәһәребезнең “Галактика” иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар Казанда узган балалар техник иҗатын үстерүгә багышланган фестивальдә уңышлы чыгыш ясады. “Балалар инженер командалары” конкурсында Ильяс Саттаров, Данис Галәветдинов, Камил Гарифуллиннар – беренче, “Мин – мастер” бәйгесендә Йолдыз Камалова, Никита Бочкаревлар икенче урыннарга лаек булды. Республиканың төрле белем йортларыннан килгән 200гә якын бала катнашында үткәрелгән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы туристлар слеты да укучылар күңелендә бары тик уңай хатирәләр генә калдыргандыр дип ышанабыз. 

Билгеле булганча, 21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” VIII Халыкара яшьләр форумы уза. Иҗади, актив, кызыксынучан, белемгә һәм фәнгә тартылган яшьләрне берләштерүче, мәгариф һәм IT–технологияләр өлкәсендә тәҗрибә туплау, идеяләр белән уртаклашу һәм башка бик күп максатларны үз алдына куйган форумда районыбыздан да 45 сәләтле бала катнаша. Пычак урта мәктәбеннән Алинә Нургаянова һәм Алия Гатауллиналар да әле яңа гына биредә ял итеп кайтты.  

- Мин “Сәләт”нең иң креатив җәйге аланы - Алексеевск районының “Фәнсар” фән һәм мәгариф үзәге базасында ял итә алуым белән чиксез бәхетлемен. Ике атна гына сәлкеш булсам да, аннан алып кайткан хис-кичерешләрне сөйләп бетерү мөмкин түгел, - ди Алинә. - Сәләт ул – иҗат, үсеш, үзеңнең осталыгыңны күрсәтү, яңа танышлар табу һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Без анда бер гаилә сыман яшәдек, төрле уеннарда, бәйгеләрдә, мастер-классларда катнаштык. Мин кул эшләрен бик яратам. Узган уку елында технология фәненнән республикакүләм призер да булдым. Шуның өчен мине “Сәләт – Осталар бистәсе” үзенә җәлеп итте дә инде. Уку-укыту программасында башлангыч техник модельләштерү, график дизайны, лазер технологияләре, электроника да бар иде. Түбәтәй тегеп аны чигү, сәйлән белән эшләү, макет ясау – без боларның барысын да әйдаманнар белән берлектә шулкадәр яратып башкардык ки, әле һаман да ул вакытларны сагынып искә алам.

Ялкауланмаган, тәвәккәл булган, каникулда бераз акча эшләп алыйм, дигән яшүсмерләр дә юк түгел районыбызда. Андыйларга хезмәт һәм мәшгульлек үзәге дә ярдәмгә килә.

- Үзәк аша 14-18 яшьлек 220 егет- кызны эшле итү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләр белән сигез килешү төзелде һәм 190 яшүсмер эшкә урнаштырылды. Аларга айлык хезмәтләре өчен матди ярдәм күрсәтеләчәк, - ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин.

Җәйнең бер ае артта калса да, каникуллар әле дәвам итә. Авыл җирлекләре, мәктәп, мәдәният йортларындагы спорт һәм уен мәйданчыклары тынып тормый, балалар өчен һәртөрле чаралар уза. Ә инде “Зилант” спорт мәктәбе базасында йөзү бассейны, тренажер заллары эшли, футбол, пляж волейболы, өстәл теннисы кебек турнирлар оештырыла.

 

Альберт ФӘХРЕТДИНОВ, Березняк төп мәктәбе директоры:

- Мәктәбебез укучылары җәйге чорда укытучылар белән берлектә мәктәп яны-тәҗрибә бакчасында эшләп алалар. Ике теплицабыз бар. Шактый зур мәйданны биләгән бакчабызда суган, кишер, чөгендер, ташкабак, сарымсак, кыяр, бәрәңге, бакча җиләге (виктория) үстерәбез. Шулай ук алмагач, карлыганнарыбыз да ел саен мул уңыш бирә. Чүп утау, җиләк-җимешләрне җыеп алу кебек күләмле эшләрне мәктәп коллективы белән күмәкләшеп башкаргач, бакчада эшләү үзе бер күңелле. Бердәм тырышлык белән балаларга ел дәвамында туклану өчен витаминлы азык әзерләнә. Кайнатмалар, турап туңдыргычка куелган алма, карлыганнар компот өчен файдаланыла. Кишер, кәбестә, суганның үзебездән артып калганын көзге ярминкәләр вакытында район халкына да тәкъдим итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk