Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге каникуллар чорында Кукмара районының мәктәп яны лагерьларында 1250 бала ял итәчәк

Районда барлыгы 19 мәктәп яны лагере эшли.

Җәйге каникуллар вакытында Кукмара районында 19 мәктәп яны лагере оештырылып, аларда 1250 бала ял итәчәк. Бу турыда «Галактика» балалар иҗат үзәге директоры Альберт Гомәров сөйләде.

«1 июньнән мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрде.  Районда 19 мәктәп яны, ә күппрофильле лицейда хезмәт һәм ял лагере да оештырылды. Барлыгы 1250 бала ял итәчәк», - диде Альберт Гомәров. 

Аның сүзләренә караганда, лагерьларга, иң беренче чиратта, физик мөмкинлеге чикле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торучылар кабул ителде. 

Иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать икегә кадәр укучыларга ике тапкыр туклану каралган. Программага төрле тематик кичәләр оештыру, экскурсияләр кергән. Күпчелек чаралар телләр һәм халыклар бердәмлеге, хәрби-патриотик, физик тәрбия, сәламәтлек саклау, экология, сәнгать юнәлешләрен үз эченә алачак.

Фото: Пычак мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев