Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь кукмаралыларга паспортлар тапшырылды

РФ гражданины паспортын районның биш укучысы алды.

Кукмара районының 14 яше тулган биш укучысы үзенең төп документын – РФ гражданины паспортын алды. Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара район ЗАГС бүлегендә узды.

«Бүген сез тормышыгызда тагын бер баскычка югарырак бастыгыз. Сез төп документ аласыз һәм Россия Федерациясенең чын гражданнары буласыз. Исегездә тотыгыз, хәзер сезгә зур һәм мөһим хокукларыгыз гына түгел, ә үз гамәлләрегез һәм билгеле вазыйфаларыгыз өчен җаваплылык та өстәлә. Сезнең тормышыгызда сукмак якты булсын, анда һәрчак яшел ут янсын, янәшәгездә бары тик намуслы кешеләр генә булсын», - дип мөрәҗәгать итте балаларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова.

Укучыларга котлау сүзләре белән күпфункцияле үзәкнең Кукмара филиалы бүлеге начальнигы Лилия Минемуллина да мөрәҗәгать итте. Ул паспорт алганнан соң егет-кызларга күпфункцияле үзәк күрсәтә торган 256 хезмәт ачылуын билгеләп узды.

Зур Кукмарадан Ләйсән Зарипова да тантанада катнашучыларга котлау сүзләрен ирештерде. «Үз алдыгызга зур максатлар куярга курыкмагыз. Максатыгыз күбрәк булган саен тормышыгыз уңышлырак булачак. Барыгызга да уңышлар телим», - диде ул.

Тантаналы чара ахырында гомуми фото ясалды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk