Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янсыбы авылыннан Минзилә Минемуллина ике мең сумлык сертификатка ия булды

Акциядә барлыгы 259 абунәче катнашты.

Ай артыннан ай үтә, ә без әкрен генә бүләкләрне өләшә торабыз. Бик тиздән бу яртыеллыктагы соңгы акциягә дә йомгак ясар вакыт җитәр. Шуңа күрә мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, тизрәк «Хезмәт даны» яки «Трудовая слава» газеталарына язылып, квитанциясен безгә юллагыз.

Ә май аендагы акцияне оештыруда ярдәм иткәне өчен без Кукмара тегү фабрикасының «Киемнәр» кибетенә рәхмәтле. Шуңа күрә ике мең сумлык сертификат иясен билгеләүне дә әлеге кибеттә хезмәт куючы кызлар - Гөлфиназ Хантимирова һәм Алия Гарифуллиналарга ышанып тапшырдык.

Бу юлы исемлектә барлыгы 259 абунәче теркәлде, һәм 336 номер астында язылган Янсыбы авылыннан Минзилә апа Минемуллина отыш иясе булды. Хөрмәтле газета укучылар, саннар арасындагы аермага гаҗәпләнмәгез, чөнки исемлек иң беренче акциядә катнашучылардан башланып дәвам итә. Шуны да искәртеп узыйк: иң соңгы – июнь ае акциябездә быелның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылган һәркем катнаша ала. Үткән акцияләрдә катнашучылардан кабат квитанцияләр җибәрү соралмый, ә июнь аенда язылучыларга квитанция күчермәләрен 30 июньгә кадәр редакциягә юлларга кирәк.

Минзилә апа «Хезмәт даны» газетасын гомер буе яздырса да, моңарчы акцияләрдә катнашмаган. Бу юлы исә квитанцияне кызык өчен генә илтеп карарга уйлаган.

«Барыбер безгә чыкмый ул дип, бер дә мондый чараларда катнашканым булмады. Биби саклап утырганда, Биектаудагы кызым Рәзинә шалтыратып сөенче алгач, йөрәкләрем әллә нишләп китте. Көтелмәгән дәүләт бит бу, зурлавыгыз өчен рәхмәт яусын», - диде ул.

Авыл җирендә эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел шул. Минемуллиннар гаиләсе дә шәхси хуҗалыкларында мал, кош-корт асрап көн күрә, бакчаларында бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерә. Йорт хуҗасы Ринат абый исә “Урал” җәмгыятендә хезмәт куя. Минзилә апа үзе дә гомер буе хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан.

«Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, үзем теләп, фермага сыер саварга килдем. Эшемне яратып башкардым, хезмәттәшләрем дә әйбәт булды. Башта сөтлебикәләрне кул белән саудык, аннан аппарат чиләкләре күтәреп йөрдек, ә комплекста сөтүткәргеч торбалар идее», - диде ул, яшьлек елларын хәтерендә яңартып.

Көне буе йорт-кура тирәсендә кайнашып, ашарга пешереп арыса да, Минзилә апа кичләрен газета-журналлар укырга вакыт таба, шуңа күрә ел саен алты-җиде төрле басмага языла. Бәяләре дә арзан түгел, барысы бергә якынча өч мең сумнан артып китә, дип сөйләде.

«Укырга яратам мин, аннан соң почта тартмасыннан газета алып керү үзе бер күңелле бит. Яңалыкларны белеп, бөтенесеннән хәбәрдар булып торасың. Почтальон кызыбыз Рәмилә Зарипова бик әйбәт безнең, хезмәтен җиренә җиткереп башкара: газета-журналларны, пенсияләрне вакытында китерә, коммуналь түләүләрне дә җыя. Рәхмәт аңа, исән-сау йөрсен», - диде отыш иясе, изге теләкләрен җиткезеп.

Минзилә апа сертификатны кызыма тапшырам, йә оныкларга, йә үзенә берәр әйбер алыр, диде.

Фото: Ризилә Корбанова «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk