Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янил авылы китапханәчесе Свердловск өлкәсендә семинарда булып кайтты (+ФОТО)

Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылының милли-мәдәни комплексында татар авылы китапханәчеләре өчен "Авыл китапханәсе: проблемалары, юнәлешләре һәм заман шартларында үсеш перспективалары" дигән семинар узды. Татарстаннан биш кешелек делегация составында безнең районнан Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина да бар иде. Гөлнур Галимуллина, авыл китапханәсенә йөрүче балаларның сәләтләрен, тырышлыкларын күреп алып, 2012 елда "Тылсым"...

Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылының милли-мәдәни комплексында татар авылы китапханәчеләре өчен "Авыл китапханәсе: проблемалары, юнәлешләре һәм заман шартларында үсеш перспективалары" дигән семинар узды. Татарстаннан биш кешелек делегация составында безнең районнан Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина да бар иде.

Гөлнур Галимуллина, авыл китапханәсенә йөрүче балаларның сәләтләрен, тырышлыкларын күреп алып, 2012 елда "Тылсым" курчак театрын ачып җибәрә. Ул укучылар белән берлектә әлеге театрның серләренә төшенә, курчакларга "җан" кертеп, төрле язучыларның әкиятләрен сәхнәләштерә. "Тырышкан - табар, ташка кадак кагар", дигән әйтем нәкъ менә аңа туры килеп тора. Хезмәте бушка китми, әлеге курчак театры яхшы гына эшләп китә. 2012 елда отылган грант акчасына алар яңа курчаклар, музыкаль аппаратура, видеокамера, сәхнә җиһазлары сатып алдылар. Укучылар Хәбир Ибраһимовның "Канатлы бозау", Фәнис Ярулинның "Ак яфрак", Габдулла Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкитяләрен сәхнәләштереп, тамашачы күңелен яуларга ирешәләр.

Свердловск өлкәсендә узган семинарда Гөлнур ханым перчатка сыман кулга киеп уйный торган курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрә, үзенең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Янил авылы китапханәсе эшчәнлеге белән таныштыра.

-Кукмара районын Свердловск өлкәсендә бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Килеп җитүгә үк, Әрәкәй авылының милли-мәдәни комплекс мөдире Салават Гобәев: "Кукмара кызы кайсыгыз әле ул?" - дип, мине үз янына дәшеп алды. Туган ягым турында яхшы сүзләр ишетү күңелемә рәхәтлек бирде. Шуңа игьтибар иттем: Урал татарлары бик кунакчыл, ярдәмчел, тырыш. Аларның күз явын алырлык бизәкләр белән чигелгән күлмәкләрен күреп шаккаттым һәм сокландым. Иң тәмлесе исә, Кукмара казанында пешкән пылау булды, - дип сөйли Гөлнур ханым.

Өч көн дәвам иткән семинар хезмәттәшебез өчен сизелмәгән дә. Әлеге чарадан Гөлнур апа Мактау грамотасы һәм бүләкләр алып кайтты. Үзе дә буш кул белән бармаган, күчтәнәчкә метал савыт-сабалар заводы иганәчелегендә нәшер ителгән "Кукмара тарихы. Бакыр заводлары" дигән китап бүләк иткән. "Китапханәнең методик бүлеге тарафыннан хәзерләнгән методик ярдәмлекне дә чит төбәкләрдә яшәүче коллегаларыбыз бик ошаттылар", - ди ул.

Илзия ХАРИСОВА, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk