Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгыннан зыян күргән кукмаралыларга ярдәм итик!

Бәла көтмәгәндә килә. 10 апрельдә Кукмара шәһәренең Комаров урамындагы йортта чыккан янгын да өй хуҗаларының бер җайга баручы тормышлары астын өскә әйләндерә.

Әлеге өйдә биш кеше - йорт хуҗабикәсе Гөлфия Иванова, аның әнисе, тормыш иптәше Олег, кызлары Эльвира, уллары Айназ бергә гомер кичергәннәр. Айназ – Гөлфия ханымның моннан берничә ел элек вафат булган сеңлесенең улы, мәрхәмәтле гаилә ятим баланы үз канаты астына сыендырган булган. Ике ел элек өйләренә янкорма төзеп, ремонт ясаганнар. Һәм менә нинди зур сынау, бәхетсезлек!

Төшке сәгатьләрдә чыккан янгын вакытында әби өйдә берүзе генә була. Олег йорттан төтен чыкканлыгын беренчеләрдән булып күреп ала һәм тизрәк әбигә ярдәм итәргә ашыга. Ләкин зәһәр төтеннән зыян күргән әбине коткарып калу насыйп булмый. Бу фаҗига кеше үлеменә китерүе белән аеруча аянычлы.

- Мал табыла ул, ә әбиебезне кире кайтару мөмкин түгел, аның фаҗигале үлем белән китүенә йөрәгебез  өзгәләнә,  - диләр йорт хуҗалары.

Мал табыла, дисәләр дә, алар өсләрендәге бер кат кием белән калганнар. Өйнең эчке ягы янган, җиһазлар, кием-салым, башка кирәк-яраклар корымга батып, янгынны сүндергәндә су белән чыланып, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән. Бу гаиләне әлегә туганнары үзләренә сыендырганнар. Хәзер алар алдында, кайгыдан бераз арынгач, өйне торгызу, ремонт ясау, иң кирәкле җиһазлар булдыру бурычы тора. Бу - зур матди чыгымнар сорый торган эш, гаиләнең моңа акчасы юк.

Аларны бу бәла алдында ялгыз калдырасы түгел иде бит. Бәлки райондашларыбыз арасында ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган кешеләр табылыр. Акчалата ярдәм белән бергә төзелеш материаллары, кулланылышта булган җиһазлар да гаиләгә зур файда булыр иде. Әйдәгез, аларга ярдәмебезне кызганмыйк!

Акчаны түбәндәге исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин.

РЕКВИЗИТЫ:

ДО «КУКМОРСКИЙ №1» ПАО «АК БАРС» БАНК, РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН, 422110          Г. КУКМОР, УЛ. ЛЕНИНА, Д. 28А.

ДЛЯ СПРАВОК ТЕЛ. 2-78-44, 2-63-47.

ФАКС: (84364) 2-69-87

КОР.СЧЕТ 30101810000000000805

БИК 049205805

ПОЛУЧАТЕЛЬ ПАО Ак Барс Банк

ИНН   1653001805 КПП 165601001

Банк получателя ПАО Ак Барс г. Казань       № СЧЕТА 47422810300020920001

НАЗНАЧЕНИЕ ПЛАТЕЖА: ПЕРЕЧИСЛЯЕТСЯ ВО ВКЛАД № 40817810300244341285

Шямеев Айназ Альфредович.

Иванова Гульфия Тимерхановна 89625610958;

Артур Олегович 89991690835.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk