Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгында зыян күрүчеләргә бергәләп булышыйк

Хөрмәтле райондашлар, тамчыдан күл җыела, диләр. Әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмасак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.

Үткән атнада җомга көнне Яңа Сәрдек авылында бик зур фаҗига булды. Минемуллиннар хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җир, каралты-кура, мал-туар кара күмергә әверелде. Ә иң аянычы - ут нәтиҗәсендә ике бертуган сабыйның гомере өзелде. Бу хәбәр һәркемне тетрәндерде. Нәниләрне жәләп йөрәкләр кысылды, күзләр яшьләнде.

Район янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, ут чыгу турындагы хәбәр 112 ашыгыч номерына 10 сәгать 11 минутта килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә ялкын бөтен йорт-җирне камап алган була. Хуҗа кеше өйдә балалар калган булырга мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Өч һәм алты яшьлек малайларның әти-әниләре, сабыйларны әби карамагына тапшырып, Кукмарага киткән була. Ә өлкән яшьтәге әби, ут чыкканын күргәч, күршеләренә ярдәм сорарга ашыга. Әмма шул арада килеп җиткән күрше-тирә дә балаларны коткара алмый. Янгында ике сабыйның гомере өзелә.

“Хезмәт даны” редакциясе коллективы балаларның әти-әниләре якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша. Бу ачы хәсрәтне күтәрергә сезгә Аллаһы Тәгалә сабырлык, бетмәс-төкәнмәс көч бирсен.

Хөрмәтле райондашлар, тамчыдан күл җыела, диләр. Әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмасак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.

Валюта получаемого перевода: Рубли (RUB)
Получатель: ЛЕЙСАН ФАНЗИЛОВНА Миннемуллина
Номер счёта: 40817810262120592380
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001
SWIFT-код: SABRRUMM

Номер карты 5469 6200 1691 9449

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk