Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ямбулат-Пустышта яшәүче Галәлетдиновлар 62 ел уртак гомер кичерә

Ямбулат-Пустыш, халык телендә Күкчә дип йөртелүче авылда гомер кичерүче, тугызынчы дистә белән баручы Җәүһәрия һәм Миннемулла Галәлетдиновлар матур итеп сөйләшә, бер-берсен күз уңыннан да ычкындырмый. 

«Миннемуллакаем, кил, утыр әле яннарыма».

«И-и-и Җәүһәриям, шул арада сагынып та өлгердең инде әллә?!»

Ямбулат-Пустыш, халык телендә Күкчә дип йөртелүче авылда гомер кичерүче, тугызынчы дистә белән баручы Җәүһәрия һәм Миннемулла Галәлетдиновлар әнә шулай матур итеп сөйләшә, бер-берсен күз уңыннан да ычкындырмый. 
Өлкәннәр икесе дә тумышлары белән Ямбулат-Пустыштан. Авыл заманында гөрләп торган, мәчет, башлангыч мәктәп, тавык, ат, дуңгыз, сыер фермалары булган, кибет тә эшләгән. 

«Хәзер дүрт хуҗалыкта җиде кеше яшәп ятабыз. Электр утыннан башка бернәрсә юк бездә. Аның каравы урман якын, табигать матур, һава саф, өебездән ерак түгел чишмә челтерәп ага. Капка төбенә икебез чыгып утырабыз да кузгалак, акбаш үләне ашап үскән вакытларны, яшь чакларны искә төшерәбез. Дүрт сарыгыбыз бар, аларга печән чабабыз, ун чиләк бәрәңге утырттык, бер килеш торганда яшелчә бакчасында эшләү дә – гәүдәләр оешмасын өчен бик файда», - ди тынгысыз әби белән бабай.

Җәүһәрия апа җиденче сыйныфны тәмамлагач, дуңгыз фермасында эшли. Малларны Нырты совхозына  күчергәннән соң, амбарда, басуда хезмәт куя. Үзеннән дүрт яшькә өлкәнрәк Миннемулла абый аны хуҗалык амбарында эшләгәндә үзенә карата. 

«Авылдашым бик тырыш, акыллы булуы белән җәлеп итте мине. Дүрт ел очрашып йөрдек тә кавыштык. 1959 елның декабрендә күп балалы йортка килен булып төштем. Аллага шөкер, 30 ел кайнана белән яшәдек. Беркайчан сүзгә килгәнебез, рәнҗеткәнебез булмады. Мин үзем – бик җитез кеше. Бер эшли башласам, азагына җитмичә туктатам димә. Шуның өчен әнигә, аш-су пешкәннән соң, ике-өч мәртәбә тәрәзә шакырга туры килә иде. Казахстан якларына киткәч тә, андагы эсселеккә түзә алмыйча, аннары авылны да сагынып, кире кайттым бит мин. Миннемулла уңган балта остасы иде. Кулыннан эш килгәч, беркайчан тик тормады, аның тырышлыгы аркасында акчага тилмереп яшәмәдек. Завод-Нырты авылында бик яхшы, зур пекарня бар иде. Бабаем пенсиягә чыкканчы, шунда кочегар булып эшләде. Ә мин ипи пешердем. Эх, ул ипиләрнең исләре, тәмлелекләре... Хәзер, шөкер, табыннар мул, әмма барыбер дә шул ипи сагындыра», - дип искә ала Җәүһәрия апа ул вакытларны.  

Халык телендә: «Кызлы әни бик бәхетле», - дигән сүз бар. Җәүһәрия апа ул яктан өчләтә бәхетле. 

«Миннемулланың, ир бала сөясе килә дип, бер дә әйткәне булмады, гомере буе кызлары өчен өзелеп торды. Шөкер, балаларның өчесе дә, Арчада укып, укытучы һөнәрен үзләштерделәр, югары белем дә алдылар. Бүгенге көндә Фирая - Манзараста, Эльмира - Ныртыда, ә Фирдания Урта Ныртыда яши. Икесе инде пенсиядә. Җиде оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз бар. Балаларның акыллы, тәүфыйклы булулары, аларның яхшы хәбәрләр белән безне куандырулары – дарудан да күбрәк шифа. Кияүләрдән дә бик уңдык. Кышлык утын да әзерлиләр, кибеттән ипи, кирәк-яракларны алып кайталар, авырып китсәк, табиблар чакырталар. Кызларның, оныкларның да хәлебезне белми калган көннәре юк. Бар җирне ялт итеп җыештыралар, атна саен мунча ягып кертәләр. Без гомер буе ике яктан да туганнарны тигез күреп яшәдек. Шуның өчен картаймыш көнебездә җәйләрен бер дә капка ишеге ябылмый. Бик хөрмәтлиләр, рәхмәттән башка сүзебез юк», - ди хуҗабикә.

Җәүһәрия апа белән Миннемулла абый ил-көн яңалыкларыннан да һәрчак хәбәрдар. Телевизорлары эшләп тора, радио сөйли. 

«Газета-журнал укырга икебез дә бик яратабыз. Җәүһәрия иң ахыргы битендәге кроссвордтан башлый да әкренләп алга таба бара. Ә мин, киресенчә, ике кат күзлегемне киеп, язмаларның бер җөмләсен дә калдырмыйча, төбенә төшеп, һәрберсен сеңдереп укыйм. Концертлар да карарга яратам. Бер тапшыруны әллә ничә күрсәтсәләр дә ялыкмыйм. “Әдәби хәзинә”, “Ком сәгате”, яңалыклар вакыты җитсә, телевизор каршына Җәүһәриям килеп утыра», - ди гаилә башлыгы.

Кулга-кул тотынышып, салмак кына тормыш сукмагыннан атлаучы әби белән бабай быел үзләренең терекөмеш туйларын билгеләп үтәргә җыена. 

«62 ел күп кебек тоелса да, бик аз икән ул. Шул арада үтте бу гомер дигәннәре. Яшь чагында картлык килер кебек тоелмый бит ул, аннары эш белән аны уйламыйсың да, сизмисең дә. Олыгая барган саен тешләр коела, аяклар атлаган саен сөртенә, гәүдә бөкрәя... Менә хәзер күңел белән әллә ниләр майтарасы килә дә өй тирәсеннән читкә генә китеп булмый шул…» - ди алар.
 
 
Эльмира ӘХМӘДУЛЛИНА, уртанчы кызлары:

- Гаиләдәге татулык, әти белән әнинең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәте, аларның кешеләрне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтүе эзсез калмады. Балачакта салынган шәфкатьлелек орлыклары өчебезгә дә тормышта нык ярдәм итте. Шат күңел белән яшәү, оптимист һәм максатчан булу, эшне ярату бүген дә бик мөһим. Әни авылда абыстай да булып тора. Аның үрнәгендә без дә дин сабаклары өйрәнәбез. Күрше авылда гына яшәгәч, вакыт булу белән әти-әни янына ашыгам. Чөкердәшеп чәйләр эчәбез, соңгы яңалыкларның да күбесен алардан ишетеп кайтам. Әти-әниле туган йортка тагын күп еллар юллар ябылмасын иде. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев