Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ял һәм мәдәният паркы ачылды(+фото)

Парк һәм скверлар елы уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Бүген поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркы да анда алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. -Биредә бик зур төзекләндерү эшләре алып барылды һәм бу чаралар киләчәктә дә...

Парк һәм скверлар елы уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Бүген поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркы да анда алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

-Биредә бик зур төзекләндерү эшләре алып барылды һәм бу чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк. Парк тагын да матурланачак. Әлеге төзелеш эшләрендә ярдәм иткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Булганның кадерен белеп, саклап тотсак иде, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Икенче яшьлеген кичергән әлеге парк капка төбеннән үк матур итеп эшләнгән. Әйләнә-тирәсе чүп-чардан чистартылган, куаклар киселгән. Ял паркының ачылу бәйрәмендә әдәби музыкаль, сәнгать, концерт, чәй эчү һәм кече яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. "Йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы" кысаларында һәркем "Сәламәтлеккә 100 адым" акциясендә катнаша алды.

-Мин Зур Кукмарадагы туганнарым - Закирова Илсөярләргә Чаллы шәһәреннән кунакка кайттым. Кукмарадан җитмешенче елларда Камаз төзелешенә дип чыгып киткән идем. Озакламый җитмеш яшь тула инде. Кукмара сагындырса да, бик еш кайтып йөреп булмый. Ике елга бер туган якларны әйләнеп киләбез, чөнки дүрт бала үстердек, хәзер сигез оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар, вакыт җиткереп булмый. Мондагы үзгәрешләрне күреп сөендем. Бик матурланган, үзгәргән Кукмара. Парк ачылышын да менә нинди күңелле итеп оештырганнар. Рәхәтләнеп татар җырлары тыңладым, дуслар, кардәшләр белән аралаштым. Шундый чарада катнаша алуыма мин бик шат, - дип, кичерешләре белән уртаклашты Марселә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев