Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якыннарыгызны газета аша бәйрәмнәр белән котлый аласыз

Тәрәзәдән инде кояш елмаеп, тиздән, бик тиздән җиһанда яз сулышы булачагын искәртә. Ә яз безгә, белгәнебезчә, беренче булып иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Димәк, гүзәл затлар: апалар-сеңелләр, әниләр-әбиләр, дәү әниләр өчен бүләкләр сайлый башлар чак җитә.

Без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә, бу уңайдан читтә кала алмадык һәм газета укучылар өчен якыннарыгызны газетабыз аша котлау менә дигән форсат икәнен исегезгә төшерергә булдык. Димәк, күңелдә йөрткән матур хисләр, изге теләкләрегезне сез бәйрәм санында җиткерә аласыз.

Әлбәттә, тормышыбыз ныклы терәк - ир-егетләрдән башка бик күңелсез булыр иде. Әйдәгез, аларны да якынлашып килүче тагын бер күркәм бәйрәм - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйк әле. Тормышыбыз тоткасы саналган көчле затларга булган хөрмәтебез, ихтирамыбыз аларның кырыс, шул ук вакытта нечкә булган күңелләренә шифа һәм дәва булып барыр.

Котлау тексты (якынча 50 сүз) кыйммәт түгел, бары тик - 350 сум гына (фото белән 400 сум). Бу бәягә, әлбәттә, кибеттән бүләк табуы кыен, ә газетада басылып чыккан котлау якыннарыгыз өчен менә дигән сюрприз булыр.

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-58. Тиешле сумманы Сбербанк картасы аша да күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев