Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яктылык тудыручы һөнәр ияләре кемнәр алар?

"Электр белән эш итүче һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш", - ди Рафаэль абый.

Энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Без дә әлеге бәйрәм уңаеннан шушы тармакта эшләүче райондашыбыз турында язарга уйладык. Пычак авылыннан Рафаэль абый Шакиров менә утыз ике ел инде “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятендә баш энергетик булып хезмәт куя. Әмма ул үзе турында артык сөйләргә яратмый, тыйнак кеше. Авыр, тормыш өчен куркыныч һөнәр иясе булса да, ул аны гадәти хезмәт кебек кабул итә.

Энергетиклар алар – яктылык тудыручы һөнәр ияләре. Шуңа күрә “энергетик” дигәч, иң беренче чиратта, багана башында ут чыбыкларын ремонтлаучы, лампочкалар алмаштырып йөрүче күз алдына килә. Без кечкенә вакытта Адай авылында Әсхәдулла абый Хәйруллин электрик булып эшли иде. Аның калын каешка эш коралларын асып, зур резин итекләр киеп, багана башына менгәнен шаккатып күзәткән истә. 

Рафаэль абыйга да үз гомерендә күп тапкырлар багана башларына үрмәләргә туры килгән. Барысы да Казандагы 41нче һөнәри училищега укырга керүдән башланган. Ул, электрик һөнәрен үзләштереп, уку йортын тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булган. Ә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, яшь белгеч “Әсәнбаш” хуҗалыгына эшкә урнашкан. Менә шуннан бирле хезмәтенә тугры булып кала бирә. 

- Ул вакытта хуҗалыкта баш энергетик булып, Камил абый Гарифҗанов эшли иде. Ул мине эшкә өйрәтте, тәҗрибә тупларга ярдәм итте, - диде Рафаэль абый. – Элек бер колхозда гына да өчәр электрик эшләдек. Хәзер зур агрофирмага ике кеше хезмәт куябыз. Иске Юмья авылыннан Валерий Баязитов белән бергә-бергә килешеп эшлибез. Җитәкчеләр дә барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торалар, аңлашылмаучанлыклар булганы юк. 

Рафаэль абый элек эшләгән вакытларын да искә алып сөйләде. 

- Авылның берәр почмагында ут сүнсә, электр челтәрендә өзеклекләр туса, кыска ялганыш булганы турында хәбәр килеп ирешсә, кар-буран, җил-яңгыр дип тормадык, тизрәк әлеге мәсьәләне хәл итәргә ашыга идек, - диде энергетик. – Хәзер исә авылларга район электр челтәре оешмасы хезмәт күрсәтә, ә без хуҗалыктагы эшләрне башкарабыз. Фермалар территориясен, мал торакларын ут белән тәэмин итү, эш вакытында, мәсәлән, сыер сауганда, тирес чыгарганда өзеклекләр булдырмау, электр приборларын карап-тәртиптә тоту – барысы да безгә йөкләнгән. Агрофирма территориясе бик зур, эш күп, барысын да тикшереп торырга кирәк. 
“Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте директоры Рөстәм Мөбарәкшин да Рафаэль Шакировны “үз эшенең остасы” дип югары бәяләде. Кул хезмәтен электр җиһазлары алыштыра барган заманда хуҗалыкларда эш барышын энергетиклардан башка күз алдына да китереп булмый шул. Биредә үткәрелгән бер семинар вакытында “Алга”, Виль-Кужым” бүлекчәләрендә мал торакларына ут яктырткычларга таймерлар, су җылы торсын өчен бойлерларга терморегуляторлар куелганлыгы турында да әйтелгән иде. Шулай ук хуҗалык территориясендә барлык ут баганаларына энергия саклагыч лампочкалар да куйганнар. Болар барысы да - энергетикларның хезмәте. 

Электр тогы кеше өчен файдалы булып кына калмыйча, шактый зыян да салырга мөмкин. Шуңа күрә электр белән эш итүче һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш, ди Рафаэль абый. Белемнәрен яңарту максатында, энергетиклар өчен Арчада ел саен укулар да оештырыла икән. 

Рафаэль абыйга кайвакыт авылдашлары да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ул бервакытта да баш тартмый, кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Ул - үрнәк гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар үсте, урнашты дип тик тормыйлар: сыер, бозау, кош-кортлар асрап тормыш итәләр.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев