Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз, Россия җыелма командасы хоккейчысы Фәнүзә Кадыйрова: Әтиемнең киңәшләре һәрвакыт күңелемдә

Хоккей яратучы райондашларыбыз Красноярскида узган кышкы универсиада уеннарын тагын да бирелеп күзәткәндер. Чөнки Россия җыелма командасы составында якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы Фәнүзә Кадыйрова да бар иде бит. Ул универсиадада матур уен күрсәтте һәм алтын медальгә лаек булды. Фәнүзә моннан ике ел элек Алма-Атада узган универсиадада да “алтын” яулаган иде. Әлеге шатлыкны уртаклашу йөзеннән әтисе Фәһим Кадыйров белән аралаштык, телефон аша Фәнүзәнең үзе белән элемтәгә чыктык.

- Фәнүзәнең уеннарын калдырмыйча күзәтеп барабыз, һәрвакыт хәбәрдә торабыз. Уен тәмамланып, бүләкләү өлешләре төгәлләнгәннән соң, үзе белән шалтыратышып хәл белешәбез, - диде чемпионканың әтисе Фәһим абый. – Кызыбыз белән горурланабыз. Кечкенәдән мөстәкыйль булды, үз тормышын үзе көтте. Безгә авырлык китергәне булмады, алга таба да шулай дәвам итсен, юлында һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрасын.

Фәһим абый белән Фәнүзәнең спортка беренче адымнар ясаган вакытларын да искә алдык. Хоккей белән мавыгуы күптәннән – бала чактан килә икән.

- Элек Зур Сәрдектә Илдар Шакиров истәлегенә үткәрелгән хоккей турнирын карарга бара идем, андагы командаларның рәхәтләнеп уйнаганнарына кызыгып кайткан истә. Шуннан соң үзебезнең авылга хоккей тартмасы ясап куярга булдым. Авыл яшьләре, җыелып, анда кәшәкә суга башладылар. Улым Булат, Фәнүзә дә миңа ияреп бозга киләләр иде. Минем тимераякны итек белән киеп, бозда шуарга өйрәнделәр. Тора-бара мәйданчыкка шөгыльләнергә килгән малайлар белән хоккей уйный башладылар. Бүгенге көндә Сәрдекбашның үз командасы бар. Районда һәм күрше-тирә төбәкләрдә үткәрелгән ярышларда беренчелекне бирмибез.
Фәнүзәнең абыйсы Булат хәзерге вакытта Яр Чаллының хоккей клубында уйный, ә сеңлесе Айзилә “Олимп” боз сараенда тренер Илдар Ганиев кул астында шөгыльләнә, “Ягуар” командасы составында чыгыш ясый. 16 март көнне алар Пермьгә юл алдылар. Анда “Алтын алка” Бөтенроссия хоккей турнирында Татарстан командасын тәкъдим итәләр икән.

Фәнүзә исә быел Ухтадан Санкт-Петербургка күченеп килгән. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның “Горный” хоккей командасы составында уйный. Укуын Ухта дәүләт техник университетында дәвам итә. Шуңа күрә ул авылга якыннары янына бик еш кайтып йөри алмый. Елга ике тапкыр күрешәбез: Яңа ел һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә, ди әтисе.

Фәһим абый күңелендә йөрткән хыялы белән дә уртаклашты. “Кадыйровлар гаиләсеннән бер команда туплап, уен оештырасы килә. Фәнүзә ризалыгын бирде, ярдәм итәрмен, - диде. – Аның кайда һәм кайчан буласын уйлап, фикерләп бетерергә, Фәнүзәнең дә бирегә кайткан вакытын туры китерергә кирәк”.

Фәнүзә белән без “Вотсап” аша аралаштык.

- Фәнүзә, без универсиаданы телевизор экраннары аша күзәтүчеләр генә. Ә син әлеге “казанның” уртасында кайнаган кеше буларак фикерләрең белән уртаклаш әле.

- Минем универсиадада икенче тапкыр катнашуым. Шуңа күрә чагыштырып карау мөмкинлегем бар, әлбәттә. Кайда һәм нинди шартларда, кемнәр белән уйныйсын белеп бардык. Бу безнең өчен яңалык түгел иде, дип әйтергә телим. Билгеле, командалар бик көчле. Әйтик, Канада, Америка уенчылары фикерләү, бозда шуу буенча һәм җитезлекләре белән аерылып торалар. Ә болай кайда, кем белән уйнасак та, аларга яраклашырга туры килә. Әгәр универсиаданы башка уеннар, мәсәлән, дөнья Чемпионаты белән чагыштырсак, билгеле, минем өчен аның дәрәҗәсе күпкә югарырак. Анда уенчылар профессиональлек ягыннан  бик көчле.

- Сиңа төрле илләрдә йөрергә туры килә, бик күп кешеләр белән аралашасың, нинди чит телләр беләсең?
- Эх, телләр белсәм икән мин! Кызганычка каршы, рус һәм татар телләрендә генә аралашам. Әмма бу әле минем өчен нокта куелды дигән сүз түгел, максатым - инглиз телен өйрәнү. Чөнки кайда гына барсаң да, инглиз телен белү кирәк. Моның өчен махсус репетитор белән шөгыльләнә дә башлаган идем. Тик һәрвакыт уеннарга бүленгәч, дәресләрне туктатырга туры килде. Минем режимга туры килә торган кешене табу авыр. Хәзер бит интернет челтәре аша онлайн-дәресләр дә алырга була. Бары тик тәвәккәлләп тотынырга гына кирәк. Мин ышанам, Алла боерса, телне үзләштерәчәкмен.

- Беренче тренерларың әтиең һәм Илдар абый Ганиевларның өйрәткән алымнары, киңәшләре күңелеңдә сакланамы?
- Билгеле, әтинең киңәшләре, сүзләре бервакытта да күңелдән китми, һәрвакыт истә, ул - минем терәгем. Шулай ук Илдар абыйны да үзенчәлекле тренер, дип саныйм. Аның эш алымнары, тренер буларак уенны күзаллавы башкалардан аерылып тора.

- Медальләреңне кайда саклыйсың?
- Аларның барысын да җыеп, авылга әти-әнигә алып кайтып бирәм.

- Мондый зур җиңүләргә, билгеле, күп тырышлык һәм тренировкалар аша гына ирешергә мөмкин. Чемпионнарның буш вакыты каламы, аны ничек үткәрәсең?
- Әлбәттә, ялга да вакыт кала. Уеннардан соң да хәл алырга мөмкинлек бирәләр. Кайвакыт берни эшләмичә, өйдә тик ятасы килгән чаклар да була. Кинога барырга, шәһәр буенча йөрергә мөмкин, Санкт-Петербургта яшәгәч бигрәк тә, биредә кызыклы, истәлекле урыннар күп бит. Шулай ук ашарга пешерергә яратам. Үзем, дусларым өчен төрле ризыклар әзерлим. Бу вакытта мин рәхәтләнеп ял итәм.

- Фәнүзә, әңгәмәң өчен зур рәхмәт.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk