Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз Гүзәл кемне киендерә

Ул шоппер һөнәрен сайлаган.

Без мәктәптә укыган вакытта “Үскәч кем булырга телисең?” дигән инша яздыралар идек. Беребез укытучы булса, икенчебез – табиб, сатучы. Малайлар исә – шофер, очучы. Шуның белән һөнәрләр турындагы фантазиябез төгәлләнә. Хәзерге заманда нинди генә һөнәр ияләре юк. Әлеге язмам герое – якташыбыз, Кукмара кызы Гүзәл Гарипова – белеме буенча дизайнер-стилист, бүгенге көндә шоппер булып хезмәт куя.
“Кем ул шоппер?” дигән сорауга интернет “товар сатып алганда дизайнер, стилист белеме булган шәхси ассистент, ярдәмче” дип җавап бирә. Шоппер бер үк вакытта психолог та, консультант та булырга тиеш. Гүзәлгә исә бу сыйфатларның берсе дә ят түгел, ул эшен бар күңелен биреп башкара, кечкенәдән иҗади бала булып үсә. 

- Гүзәл, сездә сәнгатькә мәхәббәт каян килә?
- Әтием Фәрит Вәлиев – иҗади шәхес. Ул райондашларга Кукмара, аның авыллары турындагы китаплар авторы буларак билгеле. Үзем исә кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Хыялланып, берничә төрле күлмәк рәсеме ясый идем дә әти белән әнигә алып барып күрсәтәм, ә алар үзләренә ошаган эшләргә тамга куярга тиеш. Шул вакыттан ук үземнең ниндидер стилемне булдырырга тырыштым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортының киемнәр дизайнеры факультетын сайладым. Шул ук вакытта техникумга да укырга кердем. Ә университетта реклама дизайнеры юнәлеше барлыкка килгәч, анда да үземне сынап карарга булдым. Бу бик кызык кебек тоелды: баннер, логотип, визиткалар ясарга өйрәндем, рекламаның да модага кергән вакыты иде.

- Ә хезмәт юлыгызны кайдан башладыгыз?
- Иң элек реклама өлкәсендә эшләдем. Тик анда көне-төне компьютер артында утырырга кирәк, хезмәт хакы да бик түбән иде. Берничә эш урыны алыштырдым, сәркатип булып та урнашып карадым. Әмма берсенә дә күңелем ятмады. “Нишләп мин яраткан һөнәрем буенча эшләмим соң әле?” -  дигән уй күңелемә тынгылык бирмәде. Шуннан соң дустым белән мөселман киемнәре коллекциясен булдырдык. Бу инде икенче коллекциям иде. Санкт-Петербургтагы күргәзмәләрдә катнаштык. Шулай итеп, үземнең портфолионы тулыландырдым. 

- Дизайнер буларак беренче коллекциягезне кайчан чыгарган идегез?
- Югары уку йортында укыган вакытта иптәш кыз белән бергә мөселман киемнәре коллекциясен эшләдек. Сызым, рәсемнәрен ясадык, тукымалар сатып алдык. Тегәргә исә Кукмарадагы ательеларның берсенә алып кайттык. Аның белән Уфада үткәрелгән “Яшь дизайнерлар” конкурсында катнашып, беренче урын яуладык. Аннары коллекциядәге киемнәрне интернет аша өлешләп саттык. Әлбәттә, ул тулаем чыгымнарны капламады. Гомумән, дизайнер эше – зур матди мөмкинлекләр сорый торган хезмәт. 

- Кием дизайнеры буларак эш табуы авыр булдымы?
- Ул вакытта дизайнерлар күбесенчә фабрикаларда хезмәт куя иде. Казанда исә кием-салым җитештерүче фабрикалар санаулы гына, мин белгәне – ирләр костюмнары, мәктәп формалары чыгара торган “Адонис”. Кием дизайнеры буларак беренче хезмәт юлымны шунда башлап җибәрдем. Ирләр киемнәре буенча белемем бик түбән иде, интернеттан укыдым, өйрәндем. Киемнәрнең рәсемнәрен, эскизларын өйдә ясап, аннан җитәкчеләр алдында аларны яклый, теккән вакытта тикшереп, күзәтеп тора идем. Бу – бик кызык хезмәт, һәм мин, ниһаять, үз эшемне таптым, дип уйладым. Командировкаларга йөрдем, Истанбулга бардым. Шул вакытта әлеге шәһәргә гашыйк булып, монда тагын киләчәкмен әле дип, үземә сүз бирдем. Алга китеп әйтим, шоппер булып эшли башлагач, клиент белән ике тапкыр анда барып шоппинг ясадык.

- Ә ирләр костюмнарын ничек төрлеләндереп була?
- Ир-атлар өчен кием элементлары бик аз кебек тоелса да, аның вак үзенчәлекләре табыла, мәсәлән, сәдәпләре белән “уйнарга”, конструкциясен үзгәртергә мөмкин. 

- Үзегез өчен киемнәр тегәсезме?
- Мин киемнәрне уйлап чыгарырга, рәсемнәрен ясарга яратам, барлык техник сызымнарын башкарам, тик тегү минем өчен түгел, чөнки ул – бик вак, төгәл, җентекләп эшләнә торган хезмәт. Әлбәттә, тегү машинам бар, анда җиңелчә киемнәрне генә тегәм.

- Гүзәл, сез рәсемнәрне кулдан ясыйсызмы?
- Юк, мин бөтен рәсем, сызымнарны да компьютерда башкарам.

- Үзегезнең дизайнерлык киемнәрегезне кибетләрдән сатып алганыгыз булдымы?
- Декрет ялыннан соң, икенче бер компаниядә эшләгәндә үземнең авторлык принтым белән плащ чыкты. Ул бик аз санда иде һәм бик тиз сатылып та бетте. Самолетлар темасы ясалган плащны бигрәк тә сәяхәт итәргә яратучылар үз итте. Хәтта үземә калмады, икенче шәһәрдән кайтканын ярты ел көтәргә туры килде.

- Шоппер хезмәтенә ничек килдегез?
- Коронавирус минем тормышыма да зур үзгәрешләр кертте. Фабрика бөтенләй эшен туктатты, күп кеше кыскартуга эләкте. Шул вакытта үземне стилист буларак сынап карарга уйладым. Башта тәҗрибә тупладым, кызларга гардероб сайларга ярдәм иттем, бу хезмәтне бушка башкардым. Төрле гәүдә төзелешле, бала көтүче ханымнар, өлкәннәр, яшьләр белән эшләдем. Барлык яңалыкларны, клиентларымдагы үзгәрешләрне Инстаграм битемә куеп бардым. Шуннан башкалар да кызыксына, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башлады.

- Шоппер белән кибеткә бару нәрсәсе белән уңайлы, отышлы? Артык акча түгү булмыймы?
- Беренчедән, бу клиентның вакытын экономияли, чөнки ул кайсы кибеткә барыйм, нәрсә алыйм, миңа нинди кием килешә икән дип борчылып, бер сату ноктасыннан икенчесенә йөгереп йөрми. Мин аңа стильле, бер-берсенә туры килә торган кием гардеробы булдырырга ярдәм итәм. Мәсәлән, бер кофта итәк, чалбар белән дә килешергә, хуҗасына озак хезмәт итәргә, модалы, заманча булырга тиеш. Һәр кешенең шкафында киелми, әмма ташларга кызганыч булган киемнәре бар. Шуңа күрә сатып алган кием кешегә файдалы булырга, аңа рәхәтлек китерергә, күзләренә, чәчләренә, буй-сынына килешергә тиеш.

- Ә клиентның аңа кадәр алган киемнәре яраксызга әйләнеп каламы?
- Мондый хәл булмасын өчен, гардеробындагы киемнәрне дә араларга булышам. Клиентның стиле белән танышам, кайсы киемнәрне калдырырга һәм ничек итеп киеп булуы турында киңәшләремне бирәм.

- Үзең нинди стильгә, төсләргә өстенлек бирәсең?
- Кэжуал стиле, “нюд” төсе ошый. Ачык, күзгә ташланып торган киемнәрне яратмыйм. Көндәлек кием универсаль, уңайлы булырга тиеш дип уйлыйм. 

- Сезгә яшьләр ешрак мөрәҗәгать итәме, әллә өлкәннәрме?
- Клиентларымның күбесе – яшьләр, декрет ялыннан чыгучы кызлар.

- Клиентларыгыз арасында танылган кешеләр бармы?
- Әйе, татар эстрадасы йолдызлары мөрәҗәгать итә. Фотосессияләр вакытында да ярдәм сорыйлар. ТМТВ каналында “Яңа йолдыз” проектында стилист буларак катнаштым. Анда 12 конкурсантны финал чыгышларына әзерләдем. Модага кагылышлы эфирлар булганда радиоларга да чакыралар.

- Хәзерге вакытта нинди планнар белән яшисез?
- Стилист буларак тагын да үсәсем килә. Яңа аудиторияне булдыру өчен, Инстаграмда стиль, киенү буенча бушлай вебинарлар үткәрергә телим.

- Гүзәл, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
- Сезгә ничә яшь?
- 30 яшь.
- Кешеләрдә яратмаган сыйфат?
- Тиз кызып китүчәнлек.
- Нинди кешеләр ошый?
- Акыллы, үсештәге, бер урында тукталып калмый торган.
- Шәхси тормышыгыз, гаиләгез?
- Кияүдә, ирем - Илдар, кызым – Айлин.
- Ирегез нинди өлкәдә эшли?
- Медицина кирәк-яраклары җитештерүче оешмада хезмәт куя.
- Иң ачык төстәге нинди кием кигәнегез бар?
- Кызыл, алсу.
- Кукмарага еш кайтасызмы?
- Айга бер тапкыр.
- Гаиләгез, якыннарыгыз кием сатып алганда сездән ярдәм сорыйлармы?
- Әйе, әйдә, тиз генә кибеткә барып кайтыйк әле, диләр.

фото: гайлә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев