Якташыбыз Алсу Хәбетдинова: Тиздән туган як тамашачыларым белән дә очрашачакмын
Алсу Хәбетдинова белән әңгәмә
Тулы исеме: Алсу Рашил кызы Хәбетдинова.
Туган җире: Березняк авылы.
Туган көне: 16 март, 1973 ел.
Белеме: Казан театр училищесы, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык факультеты.
Гаилә хәле: ире Рәис, кызы Динара, улы Ильяс.
Иң популяр рольләре: Г.Каюмовның “Һинд кызы”нда – Кәбирә, Ф.Бүләковның “Сөясеңме-сөймисеңме?”сендә – Фатыйма, Гогольның “Өйләнү” спектаклендә – Агафья Тихоновна һәм башкалар.
Мактаулы исеме: Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Сезон ябылыр алдыннан Чаллы татар дәүләт драма театрында булдым. Сәхнәдә “Кияү абый” спектакле бара. Тын да алмый карап утырам. Уң ягымда – урта яшьләрдәге ир-ат, кулында чәчәк бәйләме. Ә икенче күршем – олы гына бер апа. Спектакль тәмамлангач, чәчәк тоткан ир-ат, сәхнәгә күтәрелеп, әби ролен башкарган ханымны котлады.
Янымдагы күршем, карале, бу – әбинең улыдыр инде, дип әйтеп куйды. Соңыннан белдек: улы түгел, ә Гөлҗиһан әби ролен башкарган Алсу Хәбетдинованың ире булып чыкты ул! Ә без 45 яшьлек ханымны, чыннан да, әби дип ышанып карап утырабыз монда. Артист халкы шулай инде ул, сәхнәдә яшьлеккә дә, бала чакка да әйләнеп кайта, әбигә дә, бәбигә дә әйләнеп куя...
Алсу Хәбетдинова белән якыннан танышыйм әле дип, спектакль тәмамлангач, сәхнә артына юл алдым. Сәгатьләр буе онытылып сөйләшеп утырдык. Өенә төн уртасы җиткәндә генә кайтып китте ул.
Мич арты гримеркам иде
- Сәнгать юлына хыял белән киләләрдер инде ул. Башта, мәдәният йорты мөдире булам, дип үстем. Әле дә хәтеремдә: кечкенә чакта кунаклар килгәч концерт куя идем. Һичшиксез, артист булачак бу кыз, дип әйтә торганнар иде, - дип сөйли башлады Алсу һәм мине дә бала чагына алып кереп китте. - Әти – алып баручы. Ул чираттагы номерны игълан иткәнче, мин мич артында тиз-тиз киенәм, әле мендәр челтәре ябынып чыгам, әле икенче бер тукымага уралып, һинд кызы образын башкарам яки, әбинең яулыгын бөркәнеп, кунакларны көлдерәм. Үсә төшкәч, мавыгуым тагын да көчәйде, концерт-спектакльләрдә башлап йөрүче идем.
Артист булу буй җитмәслек хыял кебек иде
Шулай берсендә газетада игълан күреп алдым: театр училищесы студентлар җыя икән. Хыялымны тормышка ашырып була бит, дип, шушы теләк белән яна башладым. Татар теле укытучысы Нурзидә апа Абдуллина белән икәү көн-төн артист булырга әзерләндек. “Артист һәрчак матур булырга, озын күренергә тиеш”, - дип, туфлиен, яхшы киемнәрен киертеп, мине театр училищесына җитәкләп алып килде. Әле дә исемдә: училище баскычына аяк басканда куркудан йөрәгемнең тибеше бөтен Казанга ишетеләдер кебек иде. Әмма борчуларым юкка булган икән. Андагы остазлар: “Ярый килгәнсез, безгә чын авыл балалары кирәк. Чөнки алар татар мохитенә һәм табигатькә якын булып үсә”, - дип, укырга чакырып калды.
Бала чактан спектакль карарга яраттым. Авыл клубына берәр театр килгәнен белсәм, көне буе зарыгып көткәннәрем, тәрәзәдән күзем алмый автобусларын саклап торганнарым әле дә хәтердә. Кадерле иде шул безгә алар. Хәзер генә артистларның кадере кимеде кебек.
- Әти-әниегез театр юлын сайлауны ничек кабул итте?
- Әнием Нәфига гомер буе сыер савучы булып эшләде. Ул чакта фермаларның гөрләп торган мәле. Сыер савучылар күп, үзләре бер мафия кебек иде (көлешәбез). Минем театр юлын сайлаганны ишетеп, әнигә: “Җибәрмә! Артист тормышы тормышмени? Өйгә кайтып кермәс. Кияүгә дә чыга алмас. Гаиләсе дә булмас. Әнә укытучылыкка җибәр...” - дигәннәр. Әни шунда бер генә сүз әйткән: “Тормышымда бер генә маршрут булды – абзар, мунча, өй, ферма... Хыялы бар икән, барсын. Керә алса, шат булырмын”. Шулай итеп хәер-фатыйхасын бирде.
- Хәзер әниегез сөенеп туя алмыйдыр. Кызы башкарган рольләрне күпме тамашачы сокланып карый бит.
- Кызганыч, сөенеп туя алмый иде, дип сөйләргә генә калды. Әниебез бакыйлыкка күчте инде. Аңа 75 яшь иде. Бик авыр вакытларым булды. Әнием анда да барысын белеп, рухы шат булып ятадыр дип ышанам.
- Ә әтиегез...
- Җор телле, шаян, көләч йөзле кеше иде. Аның да арабыздан киткәненә күп еллар узды инде. Үзем дә әти кебек шаян телле. Юморны бик яратам, бу тормышымда да булыша. Әнидән моң, җыр ярату, хислелек күчсә, шаянлык – әтидән.
Әти балта остасы иде. Тәрәзә йөзлекләре, арбалар ясады. Конторада да хезмәт куйды, ферма мөдире дә булып эшләде... Башкармаган эше калмагандыр. Ул да теләгемне бик яхшы аңлап кабул итте.
- Чаллыга укуны тәмамлагач та күчендегезме?
- Диплом спектаклен карарга дип, училищега төрле театрлардан киләләр. Берничәсеннән чакыру булды. Чаллы театрына ул чакта өч кенә яшь иде. Төркемнән биш студент шунда киттек. Төркемебез көчле иде. “Зө-Ләй-Лә”дәге Ләйсән Мәхмүтова, танылган журналист Искәндәр Сираҗи, Тинчурин театрындагы Шамил Фәхретдинов, “Татар радиосы”ның “Яңалыклар” бүлегендә эшләгән Марат Касыйм... Беребез дә тормышта югалып калмады, үз урынын тапты.
- Алсу, театрга килгәч, тәүге башкарган ролегезне хәтерлисезме?
- Гафур Каюмовның “Һинд кызы” спектаклендә Кәбирә роле иде ул. Зур, авыр рольдән башладым. Кәбирә – кияүгә чыкмыйча, үзенең сөйгәнен көтеп яшәгән, мәхәббәтенә тугры калган олы ханым. Яшь чак, куркып кына тотынган идем, эшли-эшли иң яраткан рольләремнең берсенә әйләнде. Гомумән, рольләрнең зурысы да, кечесе дә үз балаң кебек якын инде ул. Күңел аша үткәреп, яратып уйныйсың бит аларны.
- Репертуарда кайсы образлар күбрәк: комикмы, драматикмы?
- Тигез дияр идем. Күбрәк комик рольләрне яратам. Аларны тудыру җиңелрәк, күңелемә якынрак, табигатемә күбрәк туры килә. Театрдан тыш, эстрада жанрында да эшлим. Чаллыдагы “Әллүки – моңлы көй” җыр театрында режиссер, сценарийлар язучы, алып баручы вазыйфаларын башкарам. Театральләшкән концертларыбызга халык күп йөри.
- Һөнәрегез тормышыгызны үзгәрттеме?
- Артист һөнәре җитезлеккә өйрәтә, театрдагы ритм яшәешеңә, көндәлегеңә дә күчә. Тормышта да барысын тиз тота торган кеше мин.
Сәхнәнең тагын бер бөек көче бар. Эшкә төрле халәттә киләсең: авырган чак та, кайгылы мизгелләр дә, кәефсез көннәр дә була. Сәхнә киемен кигәч, тамашачы каршына чыккач, бөтен мәшәкать онытыла. Барысы да шул мизгелдә юылып төшкәндәй була.
- Казанга күченү теләге юкмы соң?
- Юк. Чаллыда беренче ролемне уйнадым, гаиләле булдым, балаларым туды. Хәзер ул – минем өчен икенче туган ягым.
Каенана белән килештерәбез
- Алсу, ә ирегез сәнгать кешесеме?
- Иптәшем Рәис ерак юлга йөри. Икебез ике якка гастрольгә чыгып киткән вакытлар күп була.
- Сез гастрольләргә киткәнне аңлап кабул итәме? Көнләшмиме?
- Бер-беребезне аңлап яшибез, безнең арада көнчелек юк. Рәис җыр-моңны ярата, театрда бөтен премьераларны карап бара, үз фикерләрен әйтә. Миңа аның сүзе дә мөһим.Тамашачы буларак бәя бирә бит ул.
- Каенана-каената янына еш кайтасызмы?
- Каенатам мин килен булып төшкәнче үк вафат булган. Каенанам Сәхия – Аллага шөкер, бик заманча ханым. Мөнәсәбәтләребез әйбәт. Гаилә корырга йөргән мәлләрдә кайберәүләр: “Улыңны артистка өйләндерәсеңмени?” - дип тә әйтеп караган. “Кемне яраткан, шуңа өйләнсен. Кысылмыйм”, - дигән әни. Аның һәрчак үз фикере, сүзе. Әни белән аралашып яшибез, һәрдаим кунакка кайтабыз.
Балаларның үз шөгыле булырга тиеш
- Балаларыгыз ниләр белән кызыксына?
- Кызга – 16, малайга 11 яшь тулды. Динара күбрәк рәсем ясауга тартыла. “Модельер-дизайнер булам, сиңа сәхнә костюмнарын үзем тегәчәкмен”, - ди. Кул эшләре белән мавыга, төрле беләзекләр ясый. Компьютерда утырганчы, шулар белән мәшгуль булуына сөенәм. Үзем дә кул эшләре яратам. Чәчәкләр бәйләү күңелемә хуш килә. Җеп-энәне үземнән калдырмыйм. Буш вакыт булдымы – шуңа утырам. Бу эш мине ял иттерә.
Мин чәчәкләрне бик яратам. Күрше бабае белән Чаллыдагы йортның ишегалдын ташлардан чистартып, төрледән-төрле чәчәк утырттык, су сибеп торабыз. Яз башында чыккан беренче чәчәкләрдән башлап, кар төшкәнчегә хәтле аш бүлмәсендәге өстәлем чәчәктән өзелми.
- Көндәлек алып барасызмы?
- Студент чакта көн саен яздым. Әллә ничә том җыелган иде. Матур дәфтәрләр алып, бизәп-бизәп язганнарым әле дә хәтердә. Кияүгә чыккач яндырдым. Шуннан язу да тукталды инде. Кызым Динарага да көндәлек язарга кушам. Кирәкле гамәл. Ул – бушану, уйлану.
Фантазия кору, хыялларга бирелү
- Йолдызлыгым буенча балык мин. Алар хыялыйрак була. Шулай да үземне романтик белән реалист арасында торам дип саныйм. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәм. Табигатькә, һава торышына бирешә торган кеше түгелмен. Ул минем кәефкә тәэсир итми. Кары да, яңгыры да якын. Көзге яңгырларда кул чатыры астында йөрү күңелгә хуш килә. Ап-ак карга, кеше басмаган җиргә башлап сукмак салырга яратам...
- Туган яклар сагындырамы?
- Бик сагындыра. Хәтта төшләргә кереп йөдәтә. Мөмкинлек чыкканда кайтырга тырышабыз, туганнарым белән дә аралашып яшибез. Тиздән туган як тамашачыларым белән дә очрашырмын дип торам. 25 февраль көнне Кукмара Мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ул бит кичә иде” лирик комедиясенә көтеп калам. Якыннарың алдында чыгыш ясау икеләтә-өчләтә җаваплылык сорый. Бу минем өчен җитди имтихан кебек, шунлыктан нык дулкынланам. Барлык Кукмара халкына күтәренке кәеф, сәламәтлек, уңышлар теләп калам. Очрашуларга кадәр!
Лилия ЙОСЫПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев