Ядегәрдән Мәгъмүрә Бикбаева белән Наилә Хаҗиева – олыгайган көннәрендә бер-берсенә ныклы терәк
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешләр гөрләп үсә, абзар тулы мал-туар, кош-корт...
Күп еллар терлекчелектә хезмәт куеп, шуннан лаеклы ялга чыккан яңа танышларым бик матур йортта гомер кичерә. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешләр гөрләп үсә, абзар тулы мал-туар, кош-корт...
«Әни белән күптәннән бергә яшибез. Мин тормышка чыккач, берьялгызыңа хуҗалык алып бару бик авыр, балаларга да күз-колак булырсың дип, әнине үзебезгә чакырдык. Шуннан бирле без гел бергә. Моннан биш ел элек бакыйлыкка күчкән ирем дә бик хөрмәт итте аны, һәрчак “әби” дип өзелеп торды. Шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган әниебез элек тә кул кушырып утыруны белмәде, хәзер дә тик тормый. Камыр ашлары да пешерә, идәннәр дә юа, тәрәзә төбен тутырып шау чәчәк атып утыручы гөлләр дә – аның тырышлыгы. Бүгенге көнгә кадәр әниле-кызлы булуны язмышның иң зур бүләге дими ни дисең!», - ди Наилә апа.
Күп балалы гаиләдә дөньяга килеп, балачактан авырлыкларны мулдан күргән Мәгъмүрә апага сокланмау мөмкин түгел. Сөбханалла, зиһене менә дигән, күзләре күрә, колаклары ишетә аның. Ил-көн яңалыкларыннан да читтә калмый әбекәй: газета-журналларны бер сүзен дә төшереп калдырмыйча укый, радио тыңлый, телевизор карарга да вакыт таба.
«Әтиебез, авырып, бик яшьләй үлеп китте. Әнигә дүрт бала калдык. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Ул көнне мәңге онытасым юк. Искереп беткән өс киемнәре, фуражкалар кигән авыл ирләренең, егетләрнең, ат арбасына утырып, гармун белән моңлы җыр суза-суза, станция ягына таба китүләре һаман да күз алдымда. Ике олы абыем да яу кырына алынды һәм шуннан кире әйләнеп кайтмады. Берсе Дон суында акты, икенчесе бөтенләй хәбәрсез югалды. Алабута икмәге, өшегән бәрәңге, агач яфраклары, үләннәр җыеп ашап җан асрадык. Әни ач, хәлсез булгач, көндез аның урынына колхозга көнлек эшкә йөрдем, ә инде төнлә белән балык тоттым һәм шуны өйдәгеләргә пешереп ашаттым. И-и-и, бигрәк авыр вакытлар иде шул», ди ул, хатирәләргә бирелеп....
Мәгъмүрә апа шактый еллар әнисе урынына мәктәптә каравылчы булып тора, дәресләрдән соң бүлмәләрне җыештырырга да өлгерә. Ә инде тормышка чыккач, фермага эшкә урнаша, күп еллар сыер сава.
«Бозаулар да карадым, сарыклар да. Бер кыш эчендә сарыкларның баш санын 24тән 70кә җиткердем. Хәтта өчәр тапкыр бәкәйлиләр иде. Каз, күркә, куян фермаларында эшләү – берсе дә калмады. Сыер савуда да алдынгылар рәтеннән төшмәдем. Көне-төне фермада була идем, - дип искә ала ул үзенең терлекчелектә эшләгән вакытларын. – Җитәкчеләр хезмәтемне һәрчак югары бәяләде. Мактау грамоталары, дипломнарым да күп иде. Кайсы елда икәнен хәтерләмим, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да бирделәр әле үземә. Колхоз рәисе Гафият абый аны ферма өендә тантаналы төстә тапшырды. Бик күңелем булган иде шул чакта».
Кыз бала, гадәттә, һәрчак әнисе янында бөтерелергә ярата. Наилә апа да, кечкенәдән әнисенә ияреп, ферма юлын таптый. Сыер саварга да, бозаулар карарга да өйрәнә.
«Безнең заманда хуҗалык рәисе мәктәп тәмамлаучыларны колхозда калдыра иде. Мин дә 1976 елның 18 гыйнварыннан, 40 ел фермада эшләп пенсиягә чыккан әниемне алыштырып, аның урынында сыерлар сава башладым. 24 сөтлебикәне кул белән савасы, силос, сенаж, дүртәр чиләкләп он, көрпәне күтәреп ташырга кирәк. Иртәнге сәгать өчтә фермага чыгып китәбез, сәгать сигезләргә генә кайтабыз, - дип сөйли ул. – Тугыз еллап бозаулату бүлегендә Сания Галимуллина белән бергә эшләдек. Көненә җидешәр сыер бозаулый. Мал табибы, бүгенге көндә мәрхүм Фидәил бик яхшы кеше булды. Шул арада безгә ярдәмгә килеп җитә иде. Бозауларны җәймәгә салабыз да икенче урынга күчерәбез. Яшь бала сыман тәрбияләдек үзләрен. Бозаулаган таналарның борыннарын бәйләп саварга өйрәтүләр дә һич онытылмый. Шөкер, гомер буе алдынгы сыер савучылар сафында булдым. Юллама белән Румыниягә, берничә тапкыр Мәскәүгә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бардым. Икенче, өченче дәрәҗә Хезмәт даны орденнарын да Казанда тапшырдылар. Анда авылдашым Рифкать абый Мусин белән бергә чакырганнар иде. Икебез дә күкрәкләргә орден тагып, зур горурлык белән кайттык. Лаеклы ялга чыкканыма да биш ел узды инде. Хәзер дә маллар тотам, көн саен ике сыер савам, сөт тапшырам. Бер дә тик торган юк».
Наилә апаның өч улы да югары белем алган, бүгенге көндә үз гаиләләре белән Казанда яшиләр.
«Балаларны тәүфыйклы итеп тәрбияләвебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Бер-бер артлы оныкларыбыз да үсеп килә. Аллага шөкер, улларыбыз туган йортка эзне суытмыйлар. Вакытлары булуга, һәрчак гаиләләре белән кайталар, барлык эшләрдә дә булышалар. Без аларны зарыгып көтеп алабыз, - ди йорт хуҗабикәсе. - Юлларда исән-имин йөрсеннәр дә хәсрәт утына гына сала күрмәсеннәр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев