Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ядегәр җирлеге халкы актив тормыш белән яши

Әлеге җирлеккә барганда Тарлау урамында өлкән яшьтәге ике апаны күреп калган идек. Берсенең кулында - скандинавча йөрү таяклары, икенчесе исә буш кулларын селтәп кенә атлый. Әһә, бу "чир" монда да таралган икән дип уйлап куйдым. Бу фикеремне җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин да җөпләде: - Һәр авылда да скандинавча йөрүчеләр башта...

Әлеге җирлеккә барганда Тарлау урамында өлкән яшьтәге ике апаны күреп калган идек. Берсенең кулында - скандинавча йөрү таяклары, икенчесе исә буш кулларын селтәп кенә атлый. Әһә, бу "чир" монда да таралган икән дип уйлап куйдым. Бу фикеремне җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин да җөпләде:

- Һәр авылда да скандинавча йөрүчеләр башта берәм-сәрәм генә иде, инде сафлары ишәя бара. Иганәчеләр ярдәме белән 12 пар таяк та алып кайтып бирдек үзләренә, кемдер үзе сатып алды. Йөреп кайтышлый клубка кереп чәй эчеп, кул эшләре белән кич утырырга да мөмкинлек тудырылган.

Апаларны скандинавча йөрүгә элек мәдәният йортында эшләгән Розалия Абдуллина тарткан икән. Күз тимәсен, үзе дә бик актив, диделәр. Ә ир-атлар арасыннан әле дә спорт белән шөгыльләнүче 62 яшьлек Нургаяз Мостафинны мактап телгә алдылар. Кич буе телевизор каршында юклы-барлы тапшыру карап, баш авыртуы алганчы, саф һавада йөреп керүгә ни җитә! Шәхсән үзем андый көчле ихтыярлы кешеләргә һәрчак сокланып карыйм.

-Яшьләрнең, аеруча балаларның спортка тартыла башлаулары, гомумән, авылларның җанлануы сизелә, - дип сөенеп сөйли җирлек башлыгы. - Элек бит спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк иде. Ә хәзер хоккей мәйданчыгы эшләп тора, киенү-чишенү өчен җылы бүлмәсе дә бар. Мәдәният сараена өлкәннәр соравы буенча велотренажер алып куйдык. Мәктәпнең спорт залында волейбол, көрәш, туризм белән шөгыльләнәләр, шахмат белән кызыксынучылар арта бара. Хоккей мәйданчыгы янында чана шуу өчен тау да ясадык. Кичке якларда ул тирәләр гөрләп тора. Яшьләр уйнап туйгач, без - өлкәнрәкләр итек киеп хоккей уйнап алабыз. Ә 13 гыйнвар көнне бөтен авыл халкы бергәләп ял иттек. Башта чаңгы ярышы үткәрелде, аннан мәктәп укучылары арасында хоккей уены булды, кичке якта бозга яшьләр командалары кереп көч сынашты, алардан соң итек киеп уйнаучыларга чират җитте. Тамаша кылучылар чәй-коймактан да авыз итте. Кичен мәдәният йортында лотерея уеннары, дискотека булды. Хәзер менә Мамадыш районында булачак спартакиадага әзерләнәбез, 75 кеше катнашачакбыз.

Мәктәп янында ял һәм спорт мәйданчыгы да ясап куйганнар әле ядегәрлеләр. Конкурста җиңеп алган бер миллион сумлык грант акчасына спорт корылмалары, атынгычлар кайтарганнар да, әти-әниләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә урнаштырып та куйганнар.

Кыш уртасы булса да, укучылар мәктәптән чыккач, бер кат паркны әйләнеп, атынгычларда атынып алгач кына өйләренә таралалар икән. Паркның чыр-чу килеп торыр көннәре алда әле! Киләсе җәйгә яктыртылган чаңгы трассасы ясау хыяллары да бар икән. Ул чакта чаңгыга басучылар, җәяү йөрүчеләр тагын да артыр иде. Гафият абый да, бәлки, халыкка хезмәт күрсәтүче объектларның шәһәрчә булуы турында гына түгел, эш белән ял итүне бәйләп алып бару турында да хыяллангандыр. Җирлек башлыгы да шуңа омтыла икән:

-Элек авыл халкы аралашучан, бик тату, бердәм иде бит. Ә хәзер һәркайсы үз гаиләсендә йомылып яши. Җанландырасы иде авыл тормышын, бергә-бергә төрле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрәсе иде, - диде ул.

Форсаттан файдаланып, һәр эштә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, хуҗалык идарәсенә рәхмәтләрен дә ирештерде.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев