Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ядегәр авылыннан Сәкинә Сабитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әби кунаклар - район башлыгы Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннарны яхшы кәеф белән каршы алды.

Бүген Ядегәр авылыннан Сәкинә Сабитова үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның бар гомере хезмәт белән узган. Ул тегү, мех фабрикаларында, хуҗалыкта эшләгән.

Әби кунаклар - район башлыгы Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллиннарны яхшы кәеф белән каршы алды. Алар юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Сәкинә апа якыннары, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Оныклары да әбиләрен онытмыйлар, гел кайтып хәлләрен белешеп торалар. Алар юбилейга да барысы бергә җыелганнар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk