Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елга иң матур итеп бизәлгән шәһәр яки авылны 11 миллион сум акча көтә

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк

Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы, иң матур бизәлеш буенча конкурс бара. Әлеге бәйге 2019 елның 25 декабрендә башланып, 2020 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк һәм алар 11 миллион сумнан артык приз фондын бүлешәчәк. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

-Торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы, иң матур итеп бизәү буенча беренче конкурс моннан җиде ел элек Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән игълан ителгән иде. Шуннан бирле әлеге хәрәкәт елдан-ел киңәя, - диде Фомин. – ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлек вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләреннән торган 11 эшче төркем төзелгән иде. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә республиканың 43 районы һәм ике шәһәр округында булды. Алар шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X