Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәяү йөрү тәннең матурлыгына да йогынты ясый

Соңгы тапкыр Кукмара буйлап кайчан җәяү йөргәнегез бар? Берәүләр уйга калыр, икенчеләр шунда ук "Күптән түгел" дип җавап бирер дип уйлыйм. Онытылмаслык халәт, шулай бит? Яңа тротуарларга, төзекләндерелгән яр буена лаеклы бәя бирергә була.

Минем үземә дә, эстетик ләззәт алып, шәһәр буенча озаклап җәяү йөрү ошый: табигать кышкы йокыга әзерләнә, саф һава, матур күренешләр күңелгә тынычлык бирә, кәефне күтәрә. Моннан тыш, яңа һәм кызыклы фикерләр минем үземә нәкъ менә җәяү йөргәндә килә. Бу бит әле сәламәтлеккә дә файдалы. Әмма, кызганычка каршы, хәзерге заманда күпләр аз хәрәкәтле тормыш алып баралар. Бу һәрчак үз урыныңда булуны сорый торган хезмәт урынында эшләү белән бәйле булырга мөмкин яки үзеңне җәяү йөрү кебек гади генә физик күнегү белән "интектерергә" теләмәүдән килә. Пассив тормыш рәвеше алып баруның бер сәбәбе булып, минем уйлавымча, шәхси транспортың булу да тора. Күпчелек кеше, руль артына утырганнан соң, җәяү йөрүдән туктый. Хәзер авылларда да балаларны мәктәпкә күбесенчә машина белән йөртәләр. Ә инде Кукмара мәктәпләре янындагы автомобиль "бөке"ләре турында әйтеп тә торасы юк.

-Безнең заманда автомобиль затлы әйбер түгел, хәрәкәт итү чарасы. Моннан тыш ул вакытны, көчне янга калдыра. Эштән соң мин мәктәпкә баламны алырга ашыгам, аннары түгәрәккә алып барам, ә өйдә дәресләрне әзерләү көтә. Ничек барысына җитешергә? Машина коткара да инде, - ди бер танышым.

Әмма безнең газетаның сайтында үткәрелгән сораштыруга караганда, шәһәребез халкының яртысы җәяү йөрүне хуп күрә.

Әлбәттә, активлык һава кебек кирәк, хәрәкәттә-бәрәкәт, дигән әйтем белән Зур Кукмара авылында яшәүче Рәшидә Хабибуллина да килешә. 57 яшендә ул актив, яшь күренә. Үзенең активлыгы серләре белән иркенләп уртаклашты:

-Кукмарага эшкә җәяү барам. Тукталышта автобус көтеп торырга ияләнмәгән мин. Моңа күпме вакыт китә бит! Җәяү йөрү файдалырак та. Минем эшем утырып эшли торган, шуңа күрә активлык аеруча кирәк. 20-25 минутта барып җитәм. Шулай унике ел дәвамында. Үземнең бу гадәтемне болытлы көндә дә үзгәртмим. Шулай да искәрмәләр була: көз җитүгә көннәр тиз караңгылана, шуңа күрә кайчак эштән өйгә автобуска утырып кайтам, - ди ул.

Чыннан да, җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы булудан тыш, тәннең матурлыгына да йогынты ясый. Табиблар әйтүенә караганда, мускулларны ныгыта, борчуларны киметә, тонусны күтәрә. Йөргәндә аяк-куллардагы кан әйләнеше яхшыра, йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителеше арта.

-Кеше тумыштан никадәр генәсәламәт булмасын, хәрәкәт җитмәү еллар буе җыелып килә һәм организм эшендә тоткарлыкларга китерә, - ди үзәк район дәваханәсенең күз табибы Гүзәл Вәлиева. - Саф һавада йөреп кайту - бик файдалы шөгыль. Көн саен җәяү йөрү күзләргә дә файдалы. Көндезге яктылыктан күз алмалары нык кысыла, бу күрүнең сыйфатына да уңай тәэсир итә. Җәяү йөрү балаларның күзләренә дә файдалы, кояш нурлары, организмның кислород белән туенуы һәм физик активлык күз алмаларының дөрес үсешенә, сәламәтлек белән бәйле проблемалардан котылырга ярдәм итә.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев