Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында үткәрелгән акциягә йомгак ясады

Исемлеккә 394 кеше теркәлде.

Акциядә катнашу өчен Купкадан редакциягә квитанциясен алып килгән Асия апа Газизова: «Быел уңыш аеруча да уңды, бөтен әйбер дә җитәрлек. Тынычлык кына кирәк», - дигән иде. Әйе, бакча нигъмәтләре мулдан булды быел. 

Шул уңайдан октябрь аенда район газетасына язылучылар арасында приз – яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен киптергеч (сушилка) уйнаттык. Һәрвакыттагыча, җиңүчене компьютердан очраклы саннар генераторы программасына кереп ачыкладык. Ә бүләк иясен билгеләргә Кукмарадан Гөлниса апа Галиева ярдәм итте. Аның нәкъ тә редакциягә килгән вакыты иде. Ул газетага альтернатив рәвештә языла, ягъни биредән үзе килеп ала. Алай күпкә очсыз да, уңайлы да, диде. Исемлеккә теркәлгән 394 абунәче арасыннан 224нче сан астында язылган кукмаралы Ольга Пахомовага бәхет елмайды. 

Сөенеч алып шалтыраткач, телефонга кызы Галина җавап бирде. Квитанцияне дә ватсап аша үзе җибәргән булган. Әнисенең җиңгәнен хәбәр иткәч: «“Хезмәт даны”н гел алдырабыз. Казанда яшәсәм дә, атна ахырында авылга кайткач, газетаны һәрдаим укып барам. Аеруча алдагы битләр, яңалыклар белән кызыксынам. Әниебез сентябрьдә 84 яшен тутырды. 4 баласы, 4 оныгы һәм 2 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә», - дип сөйләп китте яңа танышым.

Киптергечне алырга редакциябезгә кунакка киленнәре Гүзәлия килде.

«Иремнең әбисе Ольга район газетасын бик яратып укый. Без күбесенчә интернетта утырабыз, барлык яңалыклар белән шунда танышабыз. Ә һәр шимбә аңа кунакка килгәч, безгә караганда да күбрәк белгәнлеге ачыклана. Газетада укыганнарын еш сөйли ул. Лаеклы ялга чыкканчы гомере буе киез итек-киез комбинатының буяу цехында хезмәт куйган. Үзенең яшь чакларын да искә ала: “Хәзерге белән чагыштырганда элек яшәве җиңелрәк иде. Сезгә – яшьләргә бүгенге көндә бик авыр”, - ди. Аның балалары әниләренә булышып торалар, бакчасында барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш, алма, слива үстерәләр. Шуңа күрә әлеге бүләгегез бик кирәкле, бик зур рәхмәт сезгә», - диде Гүзәлия Пахомова.
Киләсе елда да уңыш мулдан булып, райондашыбызга яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен киптергечтән файдаланырга, кышка җитәрлек витаминнарны әзерләп куярга язсын.

АҖ «ТАТМЕДИА».Реклама

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев