Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Восток» җәмгыятендә көнгә 120 тонна тирәсе монокорм ясыйлар

Азыкны өч төрле рацион белән әзерләп, төрле төстәге 25-30 килограммлы вакуум капчыкларга тутыралар.

Кукмара районы «Восток» җәмгыятенең азык цехында көненә 120 тонна тирәсе монокорм ясыйлар. Азыкны өч төрле рацион белән әзерлиләр һәм, кешеләргә уңайлы булсын дип, төрле төстәге 25-30 килограммлы вакуум капчыкларга тутыралар. Бу хакта «Восток» җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев сөйләде.

«Быел азык цехын тулы куәтенә эшләтеп җибәрә алдык. Монда  көненә 120 тонна тирәсе монокорм ясыйбыз. Азыкны өч төрле рацион белән әзерлибез һәм, кешеләргә уңайлы булсын дип, төрле төстәге 25-30 килограммлы вакуум капчыкларга тутырабыз. Ул анда һава кермәгәндә ике елга хәтле саклана, бозылмый», - диде Леонтьев.

Монокорм сыерга кирәкле барлык микроэлементлар кушылып әзерләнә. “Монокорм” кооперативына керүче шәхси хуҗалык малларына ясалган рацион ун төрле азык катнашмасыннан тора, һәм ул 25 литр сөткә исәпләнгән.

Хуҗалык җитәкчесенең сүзләренә караганда, кооператив әгъзаларына монокормны башкаларга караганда 10 процентка арзанракка саталар.

«Аларга савым сыерлар өчен әзерләнгән азыкның 1 капчыгы - 180 сум, башкаларга 198 сум тора, ә бер сыерга исәпләнгән көнлек рацион 240 сумга төшә», - диде ул.

Кооперативка өч һәм аннан күбрәк сыеры булган шәхси хуҗалыклар теркәлә ала. Аларга сөт акчасы 1 сум 30 тиенгә кыйммәтрәк түләнә.

Кайберәүләрнең монокорм өчен акча чыгарасы килми, ләкин бер елга җитәрлек печән, салам, фураж сатып алу да зур чыгымнар таләп итә. Монокормның бәясе сөт арту хисабына үзен аклый. Моны Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Ибраһимов та саннар белән исбатлап күрсәтте. Бу гаиләнең кооперативка теркәлеп, сыерларына монокорм бирә башлаганына берничә ай булган. Аңа кадәр ул айга 2 тонна 100 килограмм тирәсе сөт тапшырган булса, хәзер ай саен 5 тоннага якын сөт сата. Элек Ибраһимовлар, сөт җитештереп, айга 40 мең сумнан артык акча эшләгән булса, декабрь аенда бу сумма 100 мең сумнан артып киткән.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk