Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Восток Агро» хуҗалыгында уракның барышы, җир эшкәртү технологияләре турында сөйләштеләр

Бүгенге көндә хуҗалыкта 4 мең тонна ашлык җыеп алганнар.

«Восток Агро» җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар уракның барышы, җир эшкәртү технологиясе, кечкенә бозауларны тәрбияләү турында сөйләштеләр, шулай ук карьерда булып, туфракны известь белән ашлауның нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

«Хуҗалыкта бөртеклеләр ике меңнән артык гектарда игелде. Бүгенге көндә уракның экваторына якынлаштык, дияргә була. Басу-кырларда ун комбайн эшли. Хәзерге вакытка амбарга 4 мең тонна ашлык кайтты. Бер гектардан уртача 39 центнер уңыш чыга», - диде җәмгыятьнең директоры Руслан Корбанов, игенчелектә эш барышы белән таныштырып.

Шул ук вакытта хуҗалыкта җир эшкәртүне дә аксатмыйлар. Моның өчен ике Т-150, ДТ-75, К-700 тракторлары билгеләнгән.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев