Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Водотехносервис»ның чираттагы рейд вакытында закон бозулар теркәлмәде

Райондашлар судан төрле алдау юллары кулланып файдаланмый.

Үз йортлары белән яшәүчеләрнең күбесе эш көннәрендә өйдә туры килмәгәнлектән, торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектәге рейдны шимбә көнне, кичке якта да дәвам иттек.
Бу юлы  Шаһвәли Башкиров, Киндеркүл авылының Насыйбуллин урамнарында булдык.  Контролерлар Гөлназ Хуҗина, Наталья  Гильмутдинова, су белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ивановлар Кукмараның ничек “сулаганын”, дөресрәге, су белән кемнең ничек файдаланганын инде биш бармаклары кебек беләләр. Кайсы йортта су куллану өчен исәпләгеч куелган, кемнәр норматив буенча түли  - барысыннан да алар хәбәрдар.
Исәпләгеч куелган хуҗалыкларның күбесендә булып, хуҗалары белән аралашырга туры килде. Алар әйтүенчә, соңгы елларда су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган. Бик эссе көннәрдә генә торбаларда су басымы кимегән.
Рейд барышында шундый фикергә килдем:  Кукмара халкы хәзер судан законсыз төстә, ягъни төрле алдау юллары кулланып файдаланмый. Чөнки кайсы гына хуҗалыкка керсәк тә, андыйларга тап булмадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk