Уңыш тәвәккәлләргә юлдаш
Моннан алты ел элек Аш-Буҗи авылыннан Илфат Сафиннарның гаилә фермасы булдырулары турында шау итеп сөйләгәннәре хәтеремдә. Шулай булмый ни, кемдер бер-ике сыерын да бетергән заманда ферма ачарга батырчылык ит әле! Бүгенге көндә ничек яшәп ята икән әлеге фермер хуҗалыгы? Күпме чыгымнар тотып башланган хезмәт үзен аклый алганмы? Шушы көннәрдә аларда...
Моннан алты ел элек Аш-Буҗи авылыннан Илфат Сафиннарның гаилә фермасы булдырулары турында шау итеп сөйләгәннәре хәтеремдә. Шулай булмый ни, кемдер бер-ике сыерын да бетергән заманда ферма ачарга батырчылык ит әле! Бүгенге көндә ничек яшәп ята икән әлеге фермер хуҗалыгы? Күпме чыгымнар тотып башланган хезмәт үзен аклый алганмы? Шушы көннәрдә аларда булып, эш башлаган вакытларны искә төшереп, киләчәккә планнары белән кызыксынып кайттык.
Илфат абыйны кендеге белән авылга береккән дип әйтергә мөмкин. Армиядән кайтканнан соң ул "Коммунизмга" хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Аннан соң авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, агроном белгечлеге ала. Туксанынчы елларда авылда бригадир булып хезмәт куя. Бу хуҗалыкның гөрләп торган чагы була.
-Ул вакытларда хуҗалык яшелчәчелек белән шөгыльләнә иде. Күпләп суган, бәрәңге, чөгендер үстердек. Иртә яздан басуда эш башлана, караңгы көздә чөгендерләрне җыеп алгач кына иркен сулый идек, - диде Илфат абый.
Ә 2000 елларда пай җирләрен алып, үз эшен башлап җибәрә. "Ничек беренчеләрдән булып, фермерлык эшенә тотынырга батырчылык иттегез?" - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
-Без әлеге эштә беренчеләр үк булмасак та, икенчеләр булганбыздыр, мөгаен, - ди ул, эш башлаган вакытларын исенә төшереп. - Күбрәк белгән, өйрәнгән саен яңалыкка омтыласың, үзеңне башка өлкәләрдә дә сынап карыйсы килә. Мин дә унике гектар җир алып, үз эшемне башлап җибәрдем. Яртысына бәрәңге, калган өлешенә бөртекле культуралар утырттык. Уңышның үзебездән артканың ярминкәләрдә сата идек.
Зур күләмле эш башлаганда дәүләт ярдәменә дә таянмыйча булмый, әлбәттә, әмма шул ук вакытта үзеңнең дә күпмедер капиталың булырга тиеш. Сафиннар гаиләсе дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан бирелә торган кредиттан файдаланалар. 500 мең сум акча алып, "Урал" хуҗалыгыннан Татарстан тибындагы "Холмогор" токымлы таналар сатып алалар. Ул вакытларда бер баш мал җитмеш мең сум тирәсенә төште дип искә алалар хуҗалар. "Иллегә-илле" программасы (чыгымнарның яртысын дәүләт, яртысын фермер үзе күтәрә) нигезендә фермага сөтүткәргеч, транспортер урнаштыралар. "Ике миллион ярым сум кредит алынды, үземнең дә күпмедер күләмдә акча бар иде", - ди фермер. Алга таба программа нигезендә фермага кадәр асфальт юл да түшәлә. Соңгысына Сафиннар гаиләсе генә түгел, авылдашлары да сөенгәндер. Ферманы ачу тантанасында исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнаша.
-Бу кадәр зур эшләрне башкарып чыгып булмас иде, район җитәкчелеге бик нык булышты. Әле хәзер дә нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Җир мәсьәләләре дә хәл ителде. Җитәкчелек белән бер булып эшләгәндә генә эш алга бара, - диде Илфат абый. - Хәзерге вакытта дәүләт алдында бурычларыбыз юк. Кредитларны да түләп бетердек. Хуҗалыгыбыз табышка эшли башлады.
Бүгенге көндә Сафиннар хуҗалыгының 280 гектар җирләре, ә фермада исә утыз ике сыер, егерме каплатылган тана, егерме биш бозау бар. Маллар аерым абзарларда асрала. Фермада җитмеш биш баш терлек сыярлык урын бар икән. "Мал санын үгезбозаулар хисабына көйләп торам. Абзарларны да буш тотасы килми, - ди фермер. - Тана бозауларның берсен дә сатмыйм, үгезбозауларны исә сораучы булса, сатып җибәрәм яки кирәк дисәләр, эшчеләргә хезмәт хакы хисабына бирәм". Сыерларны әлегә көнгә ике тапкыр савалар, чөнки бозаулыйсылары бар, диделәр. Ә аннан соң кабат өч сава башлаячаклар икән. Сөтлебикәләр уртача 21-22 литр сөт бирәләр. Фермадан көндәлек уртача 600-700 литр сөт китә. Аны Олыяз авылыннан Лена Галиевага литрын 22 сумнан тапшыралар.
-Корпоратив формада эшлибез. Берничә хуҗалыктан җыелган сөтне, күләмле булгач, урнаштыруы уңайлырак. Бәясе дә бергә килешеп куела, - дип аңлатты Илфат абый. - Сөт бәясе түбән түгел. Ел саен аз булса да күтәрелә бара. Әгәр сөтнең бер литры ягулык хакына тәңгәлләшсә, тагын да яхшы булыр иде. Заманында сөтне биш-алты сумнан саткан чаклар да бар иде бит. Шуңа күрә хәзер бер дә зарланмыйбыз, Аллага шөкер, дибез.
Авыл җирендә фермер хуҗалыклары булу өстәмә эш урыннары дигән сүз дә. Сафиннар да алты кешене эшле иткәннәр. Ә чәчү, урып-җыю вакытында өстәмә кешеләр чакырырга туры килә икән. Әлегә сыер савучыларның эш вакыты өч сәгатьтән артмый, диделәр. Сменалы рәвештә иртәнге сәгать бишенче яртыда һәм кичке сәгать бишкә эшкә киләләр. Ә өч савуга күчкәч, көндезге сәгать уникенче яртыда да фермада булырга туры киләчәк. Хезмәтләре өчен савымчыларга тулы бер айга ун-унбиш мең сум хезмәт хакы түләнә, ди фермер. Үз хуҗалыгында мал асраучылар фуражны да биредән генә сатып ала алалар. Ә саламны күпме кирәк шул хәтле алырга мөмкин, диделәр. Фермерда эшләүчеләргә бакча эшкәртү, терлек азыгы алып кайту өчен техника да бирелә. Фермер салым, пенсия фондына кертемнәрне һәм башка түләүләрне дә үз вакытында башкарып бара.
Хуҗалыкта бөтен төр эш техникалары да бар: ике КамАЗ, өч МТЗ, чәчү комплексы, комбайн һәм башка агрегатлар. Малларга азык та миксер ярдәмендә кертелә. "Нәрсә бар дип санауга караганда, нәрсә юк дигән сорауга җавап бирү җайлырактыр, чөнки авыл хуҗалыгында кирәк булырдай барлык техниканы да үзебезнекен булдыра алдык, - диде ул.
Илфат абый киләчәккә планнары, уй-фикерләре белән дә уртаклашты.
"Ферманы тагын да киңәйтәсе иде", - диде ул. Савым сыерларны йөз башка җиткереп, шулхәтле малга исәпләнгән мал торагы төзү турында да уйлана фермер. Әмма аны йорт-кура тирәсендә түгел, ә авылдан читкәрәк эшләсәң, яхшы булыр иде, ди.
Сафиннар хуҗалыгының тагын бер шөгыле бар. Алар грант отып, 360 мең сумга ленталы пилорама сатып алганнар. Анда салкын көннәрдә генә эш тукталып тора икән. "Ә башка вакытта станоклар эшли, үзебезгә генә түгел, башкаларга да төзелеш материаллары әзерләп бирәбез", - диде фермер.
Шул кадәрле хуҗалыкны алып бару бигрәк авыр, күп эш хатын-кыз җилкәсенә дә төшәдер дип уйлаган идем, юк икән. "Мин акчаны санаучы гына", - диде тормыш иптәше Альмира апа. Аның өчен Илфат абый җавап бирергә ашыкты: "Безнең көйне көйләп, йорт-җирне тәртипләп тотучы ул". Альмира апаны Илфат абый хуҗалыкның хисапчысы дип атады, кәгазь эшләре аңа йөкләнгән икән.
-Эшлим дигән кешегә авыл җирендә дә шөгыль табарга була, иренмәскә генә кирәк. Иң мөһиме - тормышта тынычлык, иминлек, сәламәтлек булсын, - ди Илфат абый. - Иң кадерле кешеләребез - әниләр исән-сау булсын. Быел картлык көнендә әнигә бик авыр хәсрәт кичерергә туры килде. Күршеләрдә килеп чыккан янгын төп нигезнең каралты-кураларына зур зыян китерде. Бик куркыныч булды, мондый хәвеф-хәтәрләрне башка күрергә язмасын. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә - Зур Сәрдек авыл җирлегенә керүче биш авыл халкына бик зур рәхмәт.
Гаилә хәле
Тормыш иптәше Альмира ханым белән 1990 елны өйләнешкәннәр. Казан шәһәрендә яшәүче кызлары Алия кияүдә, уллары Илшат җыр сәнгате белән кызыксына, "Алтын Барс" музыкаль премия иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев