Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урта Комарда балалар бакчасы ачылды

Биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнәчәк.

Бүген Урта Комар авылы халкы өчен сөенечле, мөһим вакыйга булды. Мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган “Тамчы” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнәчәк. Төзекләндерү эшләре 12 миллион 300 мең сумга төшкән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, “Техстрой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Ваһапов, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев, Татарстандагы удмурт милли автономиясенең башкарма директоры Марина Ивановалар катнашты.

-Төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде, - диде район башлыгы Сергей Димитриев үзенең тәбрикләү сүзләреннән соң.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk