Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Урманны саклыйк” акциясе кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә бер тоннадан артык макулатура җыйганнар

Көллият директоры Рим Фәхрәзиевның сүзләренә караганда, җыелган акчалар урман фондын саклауга һәм арттыруга юнәлдереләчәк

Лубян урман-техник көллияте студентлары “Урманны саклыйк” бөтенроссия экология акциясенә кушылганнар.

Акция кысаларында бер тоннадан артык макулатура җыелган. “Безнең көллият студентлары табигать белән бәйле төрле акцияләрдә актив катаншалар. Бу юлы да читтә кала алмадык, студентлар үзләренең дусларын, күршеләрен дә акциядә катнашырга чакырдылар. Без үзебез дә квартал саен макулатура җыярга уйладык, ә тупланган акчаларны ел азагында урман фондын саклау һәм арттыру өчен тапшырачакбыз”, - диде көллият директоры Рим Фәхрәзиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев