Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уразайдан Борһан Сәлахетдиновка Путин котлау открыткасы җибәрде

Сугыш ветеранга 95 яшь тулды

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Уразай авылында яшәүче, сугыш ветераны Борһан Сәлахетдиновны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын һәм үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

18 яшьтә фронтка алынган яшүсмер егет Смоленск янындагы яуларда катнаша һәм яралана.

- Ул елларда җиңел булмады. Төрле һава шартларында да безгә хәрби “Катюш” машинасын снаряд белән тәэмин итәргә туры килгәнен яхшы хәтерлим, - дип искә ала ветеран. - Тыныч, имин тормыш, аяз күк йөзе телим, яшьләр без күргәнне күрмәсеннәр иде.

Үзенең ничә яшьтә булуына карамастан, Борһан абый һәрвакыт хәрәкәттә, газеталар укый, хоккей белән кызыксына, ди бертуганының кызы Кәүсәрия Шәфигуллина.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X