Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уразай авылыннан Тәскирә Хәйруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген ул улы Мисбах, килене Лилия тәрбиясендә тыныч картлык кичерә

Бүген Уразай авылында яшәүче тыл ветераны Тәскирә Хәйруллина үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде һәм аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. 

Тәскирә апа тумышы белән Сәрдекбаш авылыннан, ул тугыз балалы гаиләдә бишенчесе булып дөньяга килгән. Гомер юлында тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгән. Рәхимсез сугыш аркасында әтисез калып, ятимлек михнәте дә җилкәсенә авыр йөк булып төшкән. Бик яшьли, җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң ук сукачы булып эшли башлаган.

«Тракторчысы да, сукачысы да хатын-кыз, бала-чага иде ул чакта, сугыш еллары бит. Әтисез калган сабыйларга тагын да авырга туры килде. Тракторда үзем шикелле бер малай иде, мин - сукада. Туфрак ертып булмаслык каты. Техникасы да ватылмыйча тормый, аякта галош, тимер сукага утырып йөреп, бик каты туңа идек. Мәктәптә җиденче сыйныфка кадәр бик әйбәт укыдым, алга таба да укуымны дәвам итәргә теләгем бар иде, әни авыргач, мөмкинлек кенә булмады. Әти, абый сугышта алынды. Әти, бичаракаем: “Хәзер кайтырмын, менә шушы тәрәзәдән генә карап торыгыз”, - дип, безне юатып чыгып китте, шуннан әйләнеп кайтмады, бер “әти” дияргә тилмереп үстек», - дип искә ала ветеран.

Билгеле, кечкенә вакытта шулай иза чигеп эшләүләр эзсез генә узмаган, сәламәтлегенә шактый зыян салган, тик шулай да Тәскирә апа зарлана торганнардан түгел. Булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яши ул. 

Алар Уразай авылы егете Мәкъсүт белән гаилә корып, дүрт балага гомер биргәннәр. Ул вакытларда декрет ялында өйдә утыру юк иде, колхозда нинди эш бар, берсеннән дә читтә калмадык, дип искә ала ветеран. Печән, борчак чапканнар, уракка да төшкәннәр.

«Бездә олы бала кечесен карады, әни белән әти һәрвакыт эштә иде. Бераз кул арасына керә башлагач, әнигә булышырга дип, колхоз эшенә чыктык. Ул вакытта күп итеп чөгендер җирләре бүлеп бирәләр иде. Аннан кайткач, кичләрен шәл чите бәйләдек. Әни үзе, төнге сәгать икеләргә кадәр утырып, шәл уртасы бәйли, ә иртәнге сәгать дүрттә инде аяк өстендә була иде. Үзе дә эшләде, безне дә хезмәткә өйрәтеп үстерде. Дүртенче сыйныфта укыганда әни белән бергә борчак чаптык, аны теземнәргә саласы иде, үзебез буе булып үскән сабакларның авырлыгы... Бәрәңге казыр вакыт җитсә, иң элек хуҗалыкныкын җыеп аласы, аннан соң гына октябрь айларында, карлы-бозлы яңгырлар яуганда, үзебезнекенә чират җитә иде. Бишенче сыйныфта, әнигә хезмәт көне булсын дип, ындыр табагында төнге сменада эшләдем. Печән җыйганда йөк өстендә тора идем, төрле яклап аталар, син шуны тигез итеп өяргә тиеш. Маллар да күп асрадык, иртән торып сыер саудык. Сөйләп бетергесез. Хәзер бу вакытларны уйлап исләр китә, ничек чыдадык икән, димен. Хезмәт белән көн күргәнгә, тормышыбыз җитеш булды, Аллага шөкер. Никадәр генә авыр булса да, эх, нинди рәхәт чаклар иде, дип искә алам. Әти-әнигә безне эшкә өйрәткәнгә рәхмәт әйтәм, хезмәт белән үскәнгә, сәламәт инде без», - дип сөйләде юбилярның олы кызы Ясирә апа Гатауллина. 

Әниебезнең бүгенге тормышы әкияттәге кебек, ди кызлары. Моның өчен алар бертуганнары Мисбах абый белән киленнәре Лилия апага рәхмәтле. 

«Туган йортыбызда шулхәтле рәхәт, кайтасы килеп тора. Монда киленебезнең өлеше бик зур, аның ягымлылыгы, якты йөзе, тәмле теле... Ул - бөтенебезне җыеп, берләштереп торучы. Аның әни белән мөнәсәбәтләренә күз тимәсен, бер-берсен ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Әни өчен Лилия хәтта безгә караганда да якынрак. Әни үзе дә гомер буе шундый кунакчыл, ярдәмчел булды, йортыбыздан кеше өзелмәде», - ди юбилярның кызлары.

Бүгенге көндә дә аның хәлен белергә килеп торалар. Бәлки ул кешеләрнең рәхмәте белән шулай озын гомерле булып яшидер. 

«Лилиям бик әйбәт булды. Килен булып төшкәч тә, “әти”, “әни”, диде, караңгы чырай күрсәтмәде. Инде аңа да үзеннән әйбәт киленнәр туры килсен, дип телим. Безнең баштан кичкәннәрне балалар, оныкларга күрергә язмасын. Һәммәгез дә сәламәтлек белән яшәгез. Иртән уянып, көн яктысын күрсәгез, торып аякка бассагыз, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтегез. Ул - зур савап, бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди», - дип сүзгә кушыла туган көн иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев