Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамда “трай” типкәнче... (фото)

Җәйге каникуллар башлануга, интернет челтәре яшүсмер егет-кызларның эш эзләп язылган хәбәрләре белән тула. Бу аңлашыла да, кемнеңдер әти-әнисенә әзме-күпме ярдәм итәсе, гаилә бюджетына үзеннән өлеш кертәсе килсә, икенчеләрен яңа телефон, матур кием сатып алу теләге ымсындыра. Бердәм дәүләт имтиханнарын күз алдында тотып, репетитор өчен күпмедер сумма туплап куючылар да бар...

Җәйге каникуллар башлануга, интернет челтәре яшүсмер егет-кызларның эш эзләп язылган хәбәрләре белән тула. Бу аңлашыла да, кемнеңдер әти-әнисенә әзме-күпме ярдәм итәсе, гаилә бюджетына үзеннән өлеш кертәсе килсә, икенчеләрен яңа телефон, матур кием сатып алу теләге ымсындыра. Бердәм дәүләт имтиханнарын күз алдында тотып, репетитор өчен күпмедер сумма туплап куючылар да бар алар арасында.

Үсмерләрнең эшләргә атлыгып торулары бер яктан сөендерсә дә, аларны җәйге каникул вакытында эшкә алырга теләүче оешмаларның аз булуы борчый. Әйтик, хезмәт хакы тотрыклы булган металл савыт-сабалар заводына, киез итек-киез комбинатына бары тик 18 яшьтән генә эшкә урнашырга була икән. Бу - эш шартлары һәм техника куркынычсызлыгы таләпләре белән бәйле, диделәр әлеге оешмаларда. "Чиста шәһәр" ширкәтенә исә быелгы җәйдә бер яшүсмер дә эш сорап мөрәҗәгать итмәгән. "Килсәләр дә алмас идек, безнекеләр күбесенчә урамда эшли бит. Ә анда күпме транспорт, бер-бер хәл булса, алар өчен җавап бирәсе. Бары тик бер генә студент, эш юкмы, дип сорашкан иде. Бүгенге көндә ул урамда печән чабуда эшли", - диделәр оешма бухгалтериясендә.

Нәкъ менә яшүсмерләр өчен җаваплы булу куркыта да инде күп кенә җитәкчеләрне. Алар бары тик ата-ана ризалыгы белән генә эшкә алынырга, ә кул куелган килешүдә исә авыр хезмәттә, зарарлы, куркыныч участокларда эшләргә ярамый дигән пункт булырга тиеш.

-Каникул башлануга һәр көн диярлек эш сорап үсмерләр килә. Мөмкинлектән чыгып, аларны оешмабызга урнаштырырга тырышабыз, - ди "СтройГарант" ширкәте җитәкчесе Илсур Шәрипов. - Урамда "җил куып" йөргәнче, эшкә өйрәнсәләр, мең тапкыр яхшырак бит. Үзем дә, бишенче сыйныфны бетерүгә, хәзерләүләр конторасына агач тартмалар ясарга кердем, бер тартма өчен 30 тиен түлиләр иде. Ә инде үсә төшкәч, икмәк комбинатына сменалы эшкә урнаштым, ул акчага велосипед алганымны хәтерлим. Акча эшләргә ашкынып торган егетләрне күргәч, шул чаклар искә төшә. Шуңа күрә аларны эшкә алуга каршы килмим.

"СтройГарант"ка урнашкан яшүсмерләрнең күбесе Кукмараның Гафиятуллин урамындагы 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешендә хезмәт куялар икән. 4нче мәктәп укучысы Ильяс Гатауллин белән гимназиядә белем алучы Динар Биккининнар уку елы тәмамлануга ук бирегә килгәннәр. Ильяс 22 көн эшләгәнгә 14 мең сум акча алдым, ди. Динар исә әле бухгалтериягә барып килергә өлгермәгән. Алар брусчатка җәя торган бригадага урнашканнар. Бригадир Владимир Давыдов үзләрен бары тик мактап кына телгә алды. "Тырышлар, эшлиселәре килеп, булсынга дип йөрүчеләр алар", - диде. Егетләр брусчатка җәючеләргә август урталарына кадәр булышырга планлаштыралар.

-Эшкә урнашуыбызга бер дә авырсынмыйбыз. Беренчедән, хезмәт хакы бирәләр, икенчедән, монда күңелле, өченчедән, инде үзебез дә брусчатка җәяргә өйрәндек, - диләр алар. - Әле икенче елга да, студент булганчы, эшләп алырга исәп бар.

Яшүсмерләр белән аралашканда каникулда кемнең кая эшкә урнашканын сораштыргалаган бар. Кайберәүләр блоклар, брусчаткалар ясаучы эшмәкәрләрдә хезмәт куйсалар, складларда йөк төяүче булып эшләүчеләр дә бар. Хезмәт хакы яхшы булганлыктан, әлеге урыннарны эләктереп калуы авыр икәнен дә әйтте алар.

Халык телендә элеккечә "кирпичный" дип йөртелүче "Керамика" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтне дә яшүсмерләр үз итә. Бүгенге көндә 15кә якын мәктәп укучысы территорияне җыештыруда, кирпеч салып торуда, балчык кыруда эшлиләр. Бухгалтерия хезмәткәрләре әйтүенчә, аларга аена якынча 6 мең сум чамасы акча чыга икән.

Быел җәйге яңгырлар мул яугач, чүп үләннәре котырып үсте. Авыл җирлекләре башлыклары юл кырыйларын, урамнарны чистартырга кул көчен җиткерә алмый. Әлеге хезмәткә алынырга теләгән мәктәп укучылары халыкны эш белән тәэмин итү биржасы белән килешү төзесә, аларны да бу эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Аз акча да кесәне тишми бит. Хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, өстәмә кызыксындыру да кертергә була.

Кыскасы, әлеге язманы әзерләгәндә "Эшлим дигән яшүсмергә районда вакытлыча эш урыны табарга була" дигән фикер туды. Ә инде аларны үз канатлары астына алган эшмәкәрләргә афәрин диясе генә кала.

Гәүһәрия Хәбибуллина, халыкны эш белән тәэмин итү биржасы инспекторы:

-Ел башлануга район мәктәпләренә "Биржа аша укучыларыгызны эшкә урнаштыра аласыз" дигән хәбәрләр җибәрелде. Быел барлыгы 366 укучыны эш белән тәэмин итәргә дигән план куелды. 301 укучы белән килешү төзелде инде, алар мәктәп территорияләрен җыештыруда, "Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә эшләделәр. "Керамика", "Ремстройсервис" җәмгыятьләреннән укучыларны чакырып заявкалар килде. Килешү нигезендә без укучыларга бер айга 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтәбез, ә аларны эшкә алган оешма үз ягыннан эшләгән сәгатьләренә карап түли.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk