Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ураллылар язгы кыр эшләренә әзер

Хуҗалыкта ремонт эшләренә 9 миллион 500 мең сум акча каралган.

Үткән атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Радик Саттаров белән «Урал»  җәмгыятенең Зур Кукмара авылындагы машина-трактор паркында булып, техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышып кайттык.

Ураллылар кырга чыгарга старт бирелгәнне генә көтә, ремонт эшләре төгәлләнгән, техникаларны агрегатлаштыру кебек мәшәкатьләр калып бара, диделәр.

«Өлгедә һәм Зур Кукмарада урнашкан машина-трактор ремонтлау цехларында төзекләндерү эшләре көздән үк башланып китте. Аларда эретеп ябыштыручы, слесарьлар белән бергә механизаторлар да үзләренең техникаларын төзәтте. Культивация, катоклау агрегатлары яңа елга кадәр үк ремонтланды. Бүгенге көндә вак-төяк эшләр генә калды: тырмаларны тезәбез, чәчү комплексларын комплектлаштырабыз. Анысы буенча да безнең яктан проблемалар калмады, бары тик җитештерүче  оешмадан вәкилләр килеп, техниканы эшләтеп карап, тикшереп киткәннәрен көтәбез. 2019 елда ремонт эшенә 10 миллион сум акча тотылды, бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 миллион сумга кимрәк. 2020 елга исә әлеге эшләргә 9 миллион 500 мең сум акча каралды», - диде хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

Ураллылар быел куәтле К-744 тракторларына капиталь тикшерү үткәреп, тулысынча ремонтлап чыгарга планлаштыралар. Өлгедә шундый бер тракторны төзекләндерүгә 1 миллион 400 мең сум акча киткән.

«Тракторның бер рамы гына утырып калган иде. Двигателен читтә ремонтлаттык, калганын үзебезнең егетләр эшләде. Быел югары энергияле әлеге техникаларны яхшылап ремонтлап куйсак, берничә ел ватылуларсыз тынычлап эшли алырбыз, дип уйлыйм», - диде җитәкче.

Хуҗалыкның баш инженеры Заһит абый Ярмиев ремонт бригадасы егетләрен мактап кына телгә алды.

«Механизаторларның күбесе – яшьләр, әмма алар сыната торганнардан түгел, эш рәтен беләләр, тәртип ягыннан да күз тимәсен. Биредә гараж мөдире булып Рәис абый Хәнәфиев хезмәт куя. Аның тәҗрибәсе зур, эшне оештыра белә. Өлгедә исә гараж мөдире - Рәдиф Исхаков, шулай ук булдыра торган егет. Хуҗалык район үзәгенә якын урнашкач, бөтенесе дә күз алдында, ЮХИДИ инспекторлары да һәрвакыт тикшереп тора. Шуңа күрә механизаторлар кагыйдәләрне төгәл үтәргә, машина-тракторлар юлга төзек чыгарылырга тиеш. Ә зур техникаларны һәрвакыт озата барабыз», - диде ул.

Быел хуҗалыкта 7 КамАЗ машинасы, 32 берәмлек тракторның 21е язгы кыр эшләрендә катнашачак. Калганнары ферма тирәсендә, ындыр табагында эшләячәк икән. Шулай ук бер яңа чәчү комплексы сатып алганнар. Техникаларның барысы да Глонасс системасына тоташтырылган. 

Ураллылар 3 мең гектар мәйданда  бөртеклеләр, 450 гектарда кукуруз, 500 гектарда рапс игәргә планлаштыралар. Азык культураларыннан сенажга дип, 650 гектарда - берьеллык, 500 гектарда күпьеллык үләннәр үстерәләр. Алдагы еллардан калган запасларыбыз да саклана әле, диделәр.

«Үзебез җитештергән чәчүлек материал җитәрлек булса да, ел саен  орлыкларның бер өлешен яңартырга тырышабыз. Ягулык-майлау материаллары белән дә кыенлыклар булмас, дип ышанабыз. Дәүләт тарафыннан ташламалы бәядән бирелә торган ягулыкны көтәбез, әгәр ул соңга калса, юллар ябылганчы, аны үз бәясенә сатып алырга туры киләчәк», диде җитәкче.
Минераль ашламалар да шушы арада тупланып бетә, дип ышандыра ул. Аны тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга 68,5 килограмм әзерлиләр һәм үләннәрне өч тапкыр яфрактан тукландырырга ниятлиләр.

Радик Саттаров билгеләп үткәнчә, районда беренче мартка авыл хуҗалыгы машиналарының ремонты төгәлләнде. 

«План нигезендә беренче апрельгә кадәр тракторларны төзекләндерү каралган. Хуҗалыкларда барлыгы 454 берәмлек трактор исәпләнә. Шуның 309ы язгы кыр эшләрендә катнашачак. Аларның 92 проценты ремонт сызыгыннан үтте. Кайбер хуҗалыкларда гына читкә җибәреп ремонтлана торган детальләрнең кайтып җитүе кирәк», - диде ул. 
Быел районның машина-трактор паркы шактый яңарды. 

«“Уңыш”, Вахитов исемендәге, “Урал”, “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыклары зур суммага техникалар сатып алды. Районда булган 22 чәчү комплексының җидесе яңа, быел беренче тапкыр кырга чыгачак. Ремонт эшләре төгәлләнгән хуҗалыклар техник карауга әзерләнә. Март ахырында “Әсәнбаш-Агро”да аның күрсәтмә варианты үткәреләчәк», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X