Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул тормышта җиңелергә өйрәнмәгән: Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин 17 ел фермерлык белән шөгыльләнә

Шуңа өстәп бик күпләргә үрнәк булырдай тормыш яратучан, энтузиаст дип тә өстәр идем. Ул - 2 төркем инвалид. 20 яшендә аның уң күзе зарарлана һәм бөтенләй күрми башлый.

Вәт тынгысыз кеше икән бит бу Райнур. Тиктормаслыгы турында ишеткәләгән булсам да, моның кадәр үк дип уйламаган идем. Барысын да күз алдына китерү өчен аның хуҗалыгына экскурсия ясап алыйк әле.

Ядегәр авылындагы «усадьба»сына килеп туктауга, иң элек бер көтү ап-ак казлар очып чыгып башларын ия-ия сәламләделәр. Аннан соң өй тирәсеннән Райнур Әсхәдуллин үзе дә күренде. Ферма-мастерское йортларыннан берничә метр читтәрәк, урамның икенче ягында калкулыкта урнашкан икән.

Зур гына бинаның гараж өлешенә килеп күрүгә тимер-томырларның күплегенә күз төшә. Болар арасында юк нәрсә юктыр, билләһи. Аңларга да була: алда санап  үтәчәк механизмнарны ясау өчен никадәр запчасть, болт, шөреп кирәк бит. Райнурның чеби йолкый торган станокны үз куллары белән ясаганын ишеткән идем инде, танышуны да шуннан башладык. Кайнар суда пешекләнгән чебине 15-20 секундка гына шушы барабанга тыгып алалар, сыпырып алынган йоны барабан тишегеннән төшеп кенә бара икән.

- Ә бу - балык киптерә торган ике катлы мич, - дип таныштыруын дәвам итте Райнур. – 1 тонна чи балык алып кайтам да, бер киптергәндә 300-350 килограмм балыкны шунда салам. Ягып җибәргәч, төтен мич эчендәге казанга керми, вентилятор суырып ала, ягъни ис сеңми. Мичнең «калак»лары балыкны әкрен генә болгатып тора, алар иң элек пешә, аннары бер тәүлек эчендә кибә. 1 тонна балык оны 20 тонна комбиазык ясарга җитә.  Менә бу казанда балык фаршы пешә. Комбиазык коры килеш гранула формасын алмый. Аның өчен су кушарга кирәк. Ә мин су урынына юешрәк балык фаршы кулланам, файдалырак та, сыйфатлырак та килеп чыга. Бу аппаратта исә мал чалу цехларыннан алып кайткан сыер башлары «ә» дигәнче ваклана. Аннан соң шушы әзер массаны балык киптерә торган мичкә салам: сөяк оны әзер. Бу – гранулятор.

Комбиазыкка кирәкле барлык әйберләрне: кукуруз, борчак, арпа, солы, бодай, люцерна оны, жмых, витаминнар җыелмасы - премиксны, балык фаршы, сөяк һәм балык онын кушам да, шушы аппараттан әйләндереп чыгарам. Менә дигән гранулалы комбиазык әзер. Сораучы күп аны, җитми дә әле. Җәй көне тәүлек әйләнәсе эшләдек дисәң дә була. Бу сезонда 70 тонна җитештергән идем, киләсе елга аны 100 тоннага җиткерергә исәп бар. Менә 30 киловаттлы, бер сәгатькә бер тонна чыгара торган грануляторны кора идем әле.

- Райнур, шушы бүлмәдә генә үз кулларың белән ясалган 4 төрле җайланма, мастерской каршысында җил белән эшли торган генератор тора. Берсе дә кечкенә түгел, шактый зур күләмле. Әле менә нинди зур суыткыч корып куйгансың. Ничек уйлап табасың син, кайлардан идея килә? – дип кызыксынам үзеннән.

- Бу темага кагылышлы материаллар эзләп газета-журналлар актарганым, интернетта казынганым юк. Кирәкле җайланманы иң элек күз алдына китерәм, күңелемнән формалаштырам да ясыйм, - ди Ядегәр «Кулибин»ы. Шуны да өстәп куйыйк әле, Райнур  бернинди югары уку йортлары да тәмамламаган, Янилдәге училищеда укыган, соңрак электр буенча курслар бетергән.

...Ферма өлешенә үтәбез. Ә анда ике йөзләп кызыл тавык йөгереп йөри, күркәләр голдыр-голдыр килә, әтәчләр кычкыра, бер бүлемтектә инде симерүдән көчкә йөрүче 40ка якын бройлер күренде. Райнур сөйли тора, мин ул сөйләгәннәрне бер күзем белән блокнотыма терки барсам, икенчесе белән күркәләр чукып алмагае дип күзәтәм.

Баксаң, юкка борчылганмын, күркәләре бик «кунакчыл» икән Әсхәдуллиннарның. Әнә, урамга чыккач, фоторәсемгә төшерергә дип Райнур 15 килограммлысын кулына күтәргән иде, (21 килограммга җитә икән алар) башкалары да, йөгереп килеп, алдан өйрәтеп куйган шикелле янәшә бастылар. «Узган ел берсе басуга эшкә барганда тракторга да утырып йөрде әле, ничек кул күтәрелер аларны эшкәртергә», - ди хуҗабикә Миләүшә.

Җәйге сезонда Әсхәдуллиннар тәүлеклек кош-корт алып, аларны бер ай үстереп, 8500 чеби, 250 күркә, 600 үрдәк, 250 каз сатканнар. Узган ел 13 ана үрдәкләре йомырка салып, үзләре ясаган инкубаторда 100 үрдәк бәбкәсе чыгарганнар.  

- 500 йомырка салына торган инкубатор ясый башлаган идем әле, язга көйләп бетерәсем бар, - ди Райнур. – Фермада идән җылы, русча әйтсәк, «теплый пол» ясалган. Кош-кортка суык түгелме икән дип борчыласы юк. Датчиклар һава температурасын көйләп кенә тора. Җәйге кызуда бинадагы җылылык 25 градустан артып киткәндә, вентилятор кушылып, эссе һаваны суырып алып, урамга куа.

Ай-яй, боларның барысын да карап бетерергә, тәрбияләргә, урнаштырырга кирәк бит, каян шуның кадәр көч, энергия алырга?! Төнлә йоклыйлармы икән соң алар? «Әлбәттә йоклыйбыз, - дип елмая Райнур. - Йокы туйгач кына торабыз без».

Райнурның янәшәсендә һәрвакыт уң кулы, авылдашы Илгиз Әхмәдуллин бар. Дусты, хат ташучы Нурулла Садыйков та буш вакытында килеп булыша икән. Әнә, ферма-мастерскойдан бераз гына читтәрәк урнашкан пилорамага агач  ярдырырга дип бер авылдашы юан-юан тупыл агачлары китереп ташлаган әле. Тик торырга ирек бирмиләр егетләргә. «Такта, сайгак, борыслар чыгарабыз», - ди Илгиз.

Райнур моннан күп еллар элек Казандагы музей-күргәзмәдән 1967 елда чыккан СК-4 комбайнын алып кайтып, ремонтлап,  инде ничә еллар аның белән уракта катнаша. Быел аны автомат тартмага көйләгән. Тиешле документы булган һәм бүген дә сәгать кебек эшләүче әлеге легендар комбайн республикада, хәтта Рәсәйдә берәү генә икән. Моннан тыш, хуҗалыгында ДТ-75, МТЗ-80 тракторлары да бар.

Тынгысыз дигән идем 46 яшьлек, инде 17 ел фермерлык белән шөгыльләнүче Райнурны. Шуңа өстәп бик күпләргә үрнәк булырдай тормыш яратучан, энтузиаст дип тә өстәр идем. Ул - 2 төркем инвалид. 20 яшендә аның  уң күзе зарарлана һәм бөтенләй күрми башлый. «Восток» хуҗалыгында электрчы булып эшләгән чорында ул эшеннән инде китәргә дә мәҗбүр була.

- Абыйсына Т-16 тракторын ремонтлашырга дип барган иде, - ди Миләүшә тормышларының бу чорын искә алып. – Абыйсы тәгәрмәчкә суккан да, подшипникның бер кечкенә кисәге ике метр ераклыкта булган Райнурның нәкъ менә сәламәт күзен табып кергән. Әйткәнемчә, уң күзе яшьтән үк бөтенләй күрми, сулы да 30 процент кына күрә. Тернәкләнү вакыты үтүгә, тик ятып булмый дип, сату өчен помидор кәлшәләре үстерә башлады. Аннан соң җир алып печән, ашлык үстереп сатып карадык. Ул сезонлы гына эш бит инде. Уртага салып сөйләшкәч, хөкүмәтнең дә ярдәме булгач, сыерлар асрый башладык. Әмма ул безнең өчен авыррак булды. Чөнки техника белән эшләргә, печәнен, ашлыгын әзерләргә, күзе күреп бетермәгәч, аның өчен кеше ялларга кирәк. Басудан кайтып сыерын савасы, яңадан китәсе. Мин үзем дә фельдшер булып эшли идем ул чорда, кызыбыз белән улыбыз югары уку йортында укыйлар. Шулай итеп, 14 савым сыерны җиде еллап асрадык та, үзебезгә берәр баш тана белән үгез генә калдырып, соңгы елларда  кош-кортларга күчтек. Әйе, Райнур тик тора торган кеше түгел ул, тагын нәрсә уйлап чыгарыр инде дип көтеп йөрим.

Райнур райондагы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең «Аргамак» спорт командасы лидеры да әле. Кайсы гына спорт төрен алсаң да – шашка, шахмат, чаңгы, йөзү, гандбол, өстәл уеннарымы ул, Райнур район, республика ярышларында һәрчак призлы урыннарны яулап кайта.
Кыскасы, ул бу тормышта җиңелергә өйрәнмәгән һәм җиңелмәячәк тә!

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk