Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тузан суырткыч откан Миннәхмәт Гыймадиев: “Бүләккә гаиләбез белән сөендек”

Атнабыз күңелле вакыйга белән башланды. Газетага язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрнең иң зурысы - тузан сурткычны откан Күкшелдә яшәүче Гыймадиевлар гаиләсе, иртәнге якта ук редакциягә килеп, һәммәбезгә дә үзләренең күтәренке кәефләрен бүләк итеп, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия биреп киттеләр. Гаилә башлыгы Миннәхмәт абый Мәчкәрә урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләп...

Атнабыз күңелле вакыйга белән башланды. Газетага язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрнең иң зурысы - тузан сурткычны откан Күкшелдә яшәүче Гыймадиевлар гаиләсе, иртәнге якта ук редакциягә килеп, һәммәбезгә дә үзләренең күтәренке кәефләрен бүләк итеп, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия биреп киттеләр.

Гаилә башлыгы Миннәхмәт абый Мәчкәрә урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Инде ун елдан артык Күкшел авылында имам булып тора ул. Бүләк алырга исә пар канаты Гатия апа һәм улы Габдулла белән килгән иде.

-Гомер буе "Хезмәт даны" газетасына язылабыз, әмма бер тапкыр да бүләк отканыбыз булмады. Бу юлы да үзебезнең фамилияне күрермен дип башка да китермәгән идем. Исемлекне укып бетергәч кенә бабайның исем-фамилиясенә күзем төште. Сөенечемнән, кулыма газетаны алып, үзе янына бакчага йөгереп чыктым. Башта ышанмады әле ул да. Өйгә кереп, күзлеген киеп карагач кына, инанды. Безнең өчен зур бүләк булды, - ди Гатия апа.

Өлкәнннәр уллары Габдулла, киленнәре Әлфия, оныклары белән яшиләр. Ике яшьлек Илдан бабасының бүләк отуын белгәч, тырышып-тырышып биегән.

-Гаиләбез белән сөенештек. Көтелмәгән хәл булды ул безнең барыбыз өчен дә, - ди Миннәхмәт абый. -Оештыручыларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk