Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнегез котлы булсын!

Безнең редакциядә вакыт аеруча тиз үтә кебек. Сишәмбедә газетаның чәршәмбе санын әзерләп бетерүгә, җомга санын ясауга күчәбез, ягъни эш атнасының соңгы көне белән яши башлыйбыз. Шулай итеп, бер-бер артлы атналар, айлар, еллар уза. Газетабызның эчтәлеге, бизәлеше турында көн-төн уйлый-уйлый, баш мөхәрриребез Гөлгенә Шәрипованың илле яшенә якынлашып килүен сизми дә калганбыз....

Безнең редакциядә вакыт аеруча тиз үтә кебек. Сишәмбедә газетаның чәршәмбе санын әзерләп бетерүгә, җомга санын ясауга күчәбез, ягъни эш атнасының соңгы көне белән яши башлыйбыз. Шулай итеп, бер-бер артлы атналар, айлар, еллар уза. Газетабызның эчтәлеге, бизәлеше турында көн-төн уйлый-уйлый, баш мөхәрриребез Гөлгенә Шәрипованың илле яшенә якынлашып килүен сизми дә калганбыз. Булмас, дибез, кырык кына түгелме соң аңа? Һаман шул көе, һич үзгәрми бит.

Юбилейлар шатлыгын, гадәттә, якын кешеләр, туганнар белән уртаклашу хас. Ә мөхәрриребез безнең өчен туганыбыздай якын. Бу һич арттырып әйтү түгел: кайсыларыбыз өчен ул "Гөлгенә" булса, яшьләр өчен - "Гөлгенә апа". Элеккеге җитәкчебез фаҗигале төстә һәлак булып, барыбыз да авыр кайгыда, шок хәлендә калган мәлдә, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, үз арабыздан тәкъдим иттек без аны бу урынга. Озак еллар эшләгән зур тәҗрибәле журналист буларак кына түгел, кешелекле, ярдәмчел, ачык йөзле булуын исәпкә алып, нәкъ менә аны лаеклы, дип таптык. Шулай итеп, җилкәсенә авыр йөк өйдек: бу - газетаның һәр саны өчен җаваплылык, редакциянең финанс ягын кайгырту, оештыру эшләре, газета укучыларның аһ-зарларын тыңлау, югары оешма алдында хисап тоту, җыелышларда катнашу, язмалар әзерләү... Әйтеп-санап кына бетерерлекмени ул эшләрне? Өстәвенә "Кукмара авазы" радиосы да безгә кушылды, аны техник яктан тәэмин итү, эшен көйләп җибәрү күп көч сорады. Кыскасы, Гөлгенәгә ял көннәре турында онытырга туры килде.

Җитәкче булдым дигәч тә, холкы, үз-үзен тотышы үзгәрмәде аның. Башта ук: "Сезнең сүзләрегезне тыңлап, коллективның язмышы өчен борчылудан гына риза булдым, властька омтылмадым",- дигән иде. Хәзер дә һәркайсыбызның шатлык-борчуларын үзенекедәй кабул итеп, йөрәге аша үткәреп яши ул. Буш сүзләр түгел бу, чыннан да шулай. Үземә зур кайгылар килгәч тә, кабинетына кереп, ничәмә-ничә тапкырлар елый-елый күңелемне бушаттым.

-Чыкканда, зинһар, күз яшьләреңне сөрт, мөхәррир елаткан икән моны, дип уйлый күрмәсеннәр,- дип озата иде мине. Күпме серләрем сыйды аның йөрәгенә!

Коллективта җылы мөнәсәбәтләрнең саклануында да өлеше зур Гөлгенә Шәрипованың. Хәер, "коллектив" сүзе безгә туры килеп бетми, бер тату гаилә без. Эшкә сөенеп бару - зур бәхет бит ул. Газетабызга киләсе яртыеллыкка да язылучылар саны кимемәгән - бу хәбәргә дә бергәләп шатландык. Тырыш, сәләтле җитәкчебезнең гомер бәйрәменә укучыларыбыз бүләге, дияргә була мондый зур тиражны. Бездән бүләк исә - иң матур, саф теләкләребез. Катлаулы хезмәтен тазалык-саулык белән башкарырга, яңа уңышларга ирешергә язсын. Шәхси тормышында бәхете ташып торсын, тормыш иптәше Камил, туган-тумачалары белән гөрләшеп, хәерле озын гомер итәргә насыйп булсын.

"Хезмәт даны" газетасы коллективы исеменнән Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk